29 апрельдә Уфада Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар.
Технопарк 2021 елда илнең педагогик югары уку йортларын яңарту федераль комплекслы программасы кысаларында булдырылды, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Мәгариф министрлыгы гамәлгә ашыра. Аның төп максаты — педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү, мәгариф өлкәсендә остазлыкны үстерү һәм яшь белгечләргә ярдәм итү, шулай ук укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныфларны озата бару.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Акмулла университеты студентлар һәм мәктәп укучылары өчен БПЛА программалаштыру һәм пилотлаштыру, тактик медицина һәм «Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре» предметы буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә кертә. Технопаркны караганда Русия мәгариф министры хәзерге шартларда бу юнәлешләрнең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклады.
Сергей Кравцовка һәм Догдуркул Кендербаевага Башкорт дәүләт педагогия университетның дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге кысаларында оештырылган яшьләр лабораторияләре эшләнмәләрен күрсәттеләр. Радий Хәбиров әйтүенчә, НОЦ республиканың әйдәп баручы югары уку йортларын һәм сәнәгать предприятиеләрен берләштерә, ә төбәк, үз чиратында, лабораторияләр булдыруны хуплый.
Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, төбәк Башлыгы кушуы буенча полилингваль сыйныфлар укытучылары өчен методик әсбаплар, шул исәптән өч телле тематик сүзлекләр, алты телдә электрон мобиль кушымта һәм полилингваль мәктәпләрнең 1-11нче сыйныфлары өчен укыту-тематик планнар эшләнгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада 12 полилингваль мәктәп эшли, аларда укыту урыс, туган һәм чит телләрдә алып барыла.
— Шәһәрләрдә дә, авылларда да полилингваль гимназияләр ачтык. Яшь авыл укытучыларына һәм директорларга финанс ярдәме күрсәтәбез. Укытучыларыбыз үтенече буенча, алар үзебезнең шифаханәләрдә ял итсен һәм тиешле дәвалану алсын өчен, без ел саен меңәр путевка бүлеп бирергә булдык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Русия мәгариф министры республикада укытучыларга ярдәм чараларын югары бәяләде һәм бу уңай тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга мөмкин булуын билгеләп үтте.
Сергей Кравцов, Догдуркул Кендербаева һәм Радий Хәбиров, шулай ук, университетта белем алучы Кыргызстан студентлары белән аралаштылар. Бу вузда Кыргызстаннан барлыгы 200дән артык кеше белем ала. Догдургул Кендербаева Башкортстан Башлыгына һәм вуз җитәкчелегенә студентларны укыту һәм яшәтү өчен булдырылган яхшы шартлар өчен рәхмәт белдерде.
— Безне уртак мәдәният, гореф-гадәтләр һәм тел бәйли, хәтта милли ризыклар да охшаш. Кыргызстан студентлары бик канәгать, үзләрен Уфада өйдәге кебек хис итәләр. Иң мөһиме - алар биредә сыйфатлы белем ала һәм яхшы укытучылар булачак, – диде Догдургул Кендербаева.
Фото: glavarb.ru