Кичә, 29 апрельдә, Уфага эш визиты белән килгән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә XIX гасырның күренекле милли шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Акмуллага һәйкәл 2008 елда Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы аның исемен йөртүче скверда куелды. Композициянең авторлары - архитектор Дамир Мәгафуров һәм скульптор Владимир Дворник.
Композициянең төп идеясе — шагыйрьнең балалар белән әңгәмәсе. Акмулла, озын юл үткәннән соң, авылларның берсенә килә дә, сусавын басарга дип, чишмә буена юнәлә. Ул чишмә янына утыра, ә аның тирәсенә рәхмәтле тыңлаучылары – балалар җыела. Бу мизгелне сурәтләү өчен һәйкәл янына таллар утыртканнар һәм чишмә ясаганнар. Шул ук вакытта монументны Акмулла янәшә утыручы кешеләр белән бер дәрәҗәдә булырлык итеп ясаганнар.
Фото: glavarb.ru