

Әлеге платформа укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен уку процессын җиңеләйтә. Ул электрон көндәлек, дәрес расписаниесе, өй эшләре, санлы портфолио, шулай ук электрон китапханә һәм виртуаль лабораторияләр кебек мөмкинлекләр тәкъдим итә.
Ата-аналар балаларның укуын онлайн күзәтә ала, ә укытучылар электрон журнал алып бара, дәресләрне планлаштыра һәм дистанцион форматта эшли.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика өчен бу – әзер һәм нәтиҗәле санлы система.
— Бу платформа укытучыларга йөкләнешне киметә, укучылар һәм ата-аналар өчен дә уңайлы. Без әзер, сыналган продукт алабыз, — диде төбәк җитәкчесе.
Хәзерге вакытта система Уфаның 10 мәктәбендә сынау уза. Киләсе уку елыннан проектка республикадагы барлык мәктәпләр кушылачак. Бу ел ахырына кадәр бөтен белем бирү учреждениеләре әлеге платформага күчәргә тиеш.
Фото: glavarb.ru