+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Мая , 03:40

Унберенчеләр “Уфа юкәләре”нә вальс әйләнәчәк

Чыгарылыш сыйныф укучылары “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнә.

Унберенчеләр “Уфа юкәләре”нә вальс әйләнәчәкУнберенчеләр “Уфа юкәләре”нә вальс әйләнәчәк
Унберенчеләр “Уфа юкәләре”нә вальс әйләнәчәк
“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә өч атна кала. Әле Уфаның Калинин районы чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпнең төп бәйрәменә әзерләнә. Укучылар тантаналы линейкада күрсәтәчәк бию номерларын өйрәнә. Репетиция вакытында төшерелгән кадрлар белән район хакимияте башлыгы Газизҗан Әхмәтҗанов социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Мәйданчыкларда әле күптән түгел генә парта артында утырган, ә хәзер инде катлаулы биюгә репетиция үткәрүче унберенче сыйныф укучылары җыелган. Әзерлек программасында берьюлы өч номер бар: күпләрнең күңеленә үтеп кергән «Уфа юкәләре» җырына вальс, күңелле флешмоб һәм Башкортстан халыклары биюләрен берләштергән чагу хореографик композиция. "Хәерле юл!" дип язган хакимият башлыгы, укучыларга уңышлар теләп.

Уфа хакимияте мәгълүматлары буенча, “Соңгы кыңгырау”га багышланган гомумшәһәр линейкасы 26 майга планлаштырылган. Чаралар шәһәрнең барлык районнарында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме көнендә алкоголь сатуны чикләячәкләр.

 
ФОТО: СКРИНШОТ ВИДЕО | ОФИЦИАЛЬНЫЙ MAX-КАНАЛ ГАЗИЗЬЯНА АХМЕДЬЯНОВА

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас