+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 Май , 10:45

200 меңнән артык бала ял итәчәк

Республикада җәйге чорда 1 940 балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк.

200 меңнән артык бала ял итәчәк200 меңнән артык бала ял итәчәк
200 меңнән артык бала ял итәчәк

Бу хакта төбәкнең мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Төрле типтагы җәйге лагерьларда 201 меңнән артык укучы ял итәчәк, ә тагын 232 мең кыз һәм малай балалар ялын оештыруның өстәмә формалары – мәдәни һәм спорт чаралары, походлар, слетлар, экскурсияләр, клуб эшләре, осталык дәресләренә җәлеп ителәчәк. Шулай ук Башкортстан җәйге ялга Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 600 баланы кабул итәчәк. Агымдагы елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга барлыгы 2,97 миллиард сум акча каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елдан республикада тиз төзелә торган модульле лагерьлар булдыру һәм шәһәр яны стационар лагерьларында капиталь ремонт үткәрү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә төбәктә 13 конструкция төзелгән, ике азык-төлек һәм медицина блоклары ремонтланган. Быел әлеге программа буенча Дәүләкән районының «Табигать дусты» һәм Стәрлетамак районының «Башак» балалар лагерьларында азык-төлек блоклары яңартылачак, Туймазы районының Гайдар исемендәге Кыйгы районының «Маяк» һәм Зианчура районының «Ал җилкән» балалар лагерьларында торак модульләре төзеләчәк.

Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, балалар лагерьларының 82 проценты күзәтчелек хезмәтләреннән уңай нәтиҗә алган һәм 1 июньнән эш башларга әзер.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, балалар өчен сыйфатлы һәм хәвефсез ял оештыру мөһим.

– Бу эштә принципиаль булырга һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк, — диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас