Укытучыларның төп һәм сынау имтиханнарын үткәрүдә катнашуы аларның турыдан-туры бурычларына керми. Бу өстәмә эш булып санала.
Русия Мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздыруга җәлеп ителүче педагоглар өстәмә түләү алырга тиеш дигән тәкъдим чыгарды. Түләүләр күләмен төбәк хакимиятләре билгеләячәк.
"Укытучыларның төп һәм сынау имтиханнарын үткәрүдә катнашуы аларның турыдан-туры бурычларына керми. Бу өстәмә эш булып санала. Димәк, имтиханнарга педагогларны ике шарт үтәлгәндә генә җәлеп итәргә мөмкин: аларның язма ризалыгы булу һәм түләү күләмен һәм тәртибен алдан билгеләү", - дип хәбәр итә ТАСС ведомствога сылтама белән.
Автор фотосы.