+27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 Май , 07:16

Нефть-газ тармагы өчен белгечләрне хәзер VR аша әзерлиләр

Яңа система нефть-газ һәм энергетика тармагы өчен кадрлар әзерләүне көчәйтәчәк.

Нефть-газ тармагы өчен белгечләрне хәзер VR аша әзерлиләрНефть-газ тармагы өчен белгечләрне хәзер VR аша әзерлиләр
Нефть-газ тармагы өчен белгечләрне хәзер VR аша әзерлиләр

Электромонтаж һәм электр җиһазлары белән эшләү һәрвакыт югары төгәллек һәм хәвефсезлек таләп итә. Хатаның бәясе кайчак бик кыйммәт булырга мөмкин. Шуңа күрә Уфаның вузара студентлар кампусында булачак инженерларны виртуаль чынбарлык аша укытуга ставка ясыйлар.

Кампустагы VR-технологияләр һәм робот-техника лабораториясендә электротехник персонал һәм студентлар өчен махсус VR-тренажёр эшләнә. Ул оператив күчереп тоташтыруларны һәм электромонтаж эшләрен хәвефсез шартларда өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев билгеләвенчә, бүген мондый технологияләр инженер кадрлар әзерләүнең мөһим өлешенә әйләнә.

— Виртуаль тренажёрлар булачак белгечләргә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмыйча, чын шартларга якын мохиттә күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә, — диде ул.

Проектның төп үзенчәлеге — ул җиһазны гына күрсәтми, ә кулланучыны чын мәгънәсендә эшләргә мәҗбүр итә. Студент сценарийны адымлап үтә, карарлар кабул итә һәм нәтиҗәне шунда ук күрә.

Алга таба проект авторлары сценарийлар санын арттырырга, бәяләү системасын камилләштерергә һәм тренажёрны вузларда һәм уку үзәкләрендә куллана башларга ниятли.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас