Бүген урта һөнәри белем бирү системасы квалификацияле кадрлар әзерләүнең стратегик звеносы булып тора һәм абитуриентлар арасында аеруча популярлашты, эшче һөнәрләрне яшь буын аңлы рәвештә сайлый.
Кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча уку яшьләргә тизрәк эшкә урнашырга ярдәм итә һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә булыша.
Хәзерге вакытта республика колледжлары предприятиеләрнең ихтыяҗларына сизгер карый. Кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча белгечләр әзерләү производстволарны модернизацияләүгә һәм илнең көндәшлек сәләтен арттыруга ярдәм итә.
Урта һөнәри белем бирү системасының әһәмияте федераль дәрәҗәдә дә, төбәктә дә арта бара. Республикада урта һөнәри белем бирү системасы бик актив үсә, чөнки кадрлар әзерләү икътисад өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул системалы һәм планлы рәвештә хәл ителә.
Республикада һөнәри белем бирү системасын үстерүгә комплекслы якын килү бар: матди-техник җиһазланыш яхшыра, укытучылар һәм студентлар өчен мотивация системасы формалаша, илдә иң яхшы укыту тәҗрибәсе кертелә, сыйфатлы практика тәэмин ителә.
Республиканың урта һөнәри белем бирү системасын үстерү федераль һәм төбәк проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла, алар республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын сизелерлек ныгытырга, квалификацияле кадрларны сыйфатлы әзерләү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Уку биналарын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның 4 елында (2022-25 елларда) республика бюджетыннан 1,6 миллиард сум бүлеп бирелгән.
2025 елдан федераль акчалар исәбенә колледжларны капиталь ремонтлау буенча федераль программа гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 2025 елда 3 колледж бинасы ремонтланган, 2026 елда 6 колледж бинасын ремонтлау каралган, 2027 елда тагын 5 колледж төзекләндереләчәк.
Башкортстан актив рәвештә “Профессионалитет” федераль проектына кушылды, аның кысаларында 2026 елда 27 үзәк эшләячәк, аларны төзүгә 2,42 миллиард сумнан артык федераль субсидия җәлеп ителде. Үзәкләр саны буенча безнең республика Русиядә беренче урында тора. Әлеге проект эш бирүчеләрнең реаль ихтыяҗлары нигезендә белгечләрне максатлы рәвештә әзерләүгә ярдәм итә. Төп компанияләр һәм предприятиеләр кабул итүнең структурасын һәм күләмен билгеләүдә, белем бирү процессы белән идарә итүдә һәм төбәк дәрәҗәсендә белем бирү программаларын эшләүдә актив катнаша. Уфа фән һәм технологияләр университетының Урта һөнәри белем бирү институты директоры Илмира Товышева да бу җәһәттән үз фикерләре белән уртаклашты.
— Җитәкчелек урта һөнәри белем бирүгә җитди игътибар бирә. Бу җиһазларны яңарту, биналарга ремонт ясау, белем бирү системасын заманчалаштыру белән билгеләнде. Әлбәттә, без укучыларыбызның киләчәген дә кайгыртырга тиешбез. Мәсәлән, “Уфа моторлар төзү производство”, Уфа агрегат җитештерү, Уфа приборлар төзү берләшмәләре, “Гидравлика” җәмгыяте белән актив эшчәнлек алып барабыз. Алар белән килешү төзедек һәм шуның кысаларында аларга кирәкле белгечләр әзерлибез. Әлеге килешү безгә тагын да үсәргә мөмкинлекләр бирде. Атап әйткәндә, 2024 елда без “Профессионалитет” программасында катнашып, җиңү яуладык. Һәм шушы предприятиеләр безгә ремонт ясарга зур гына күләмдә акча бүлде. Әлеге проектта җиңеп яулаган 100 миллион сум акчага без җиһазлар алдык. Гомумән, безнең остаханә бүген чын заводны хәтерләтә. Укучылар анда эшләп, барлык һөнәр үзенчәлекләренә төшенә, — диде Илмира ТОВЫШЕВА.
Республика территориясендә һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионаты хәрәкәтен үстерү максатында Башкортстан Хөкүмәтенең “Башкортстан Республикасы территориясендә һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионат хәрәкәтен үстерү турында” 2023 елның 24 октябрендәге 615 санлы карары расланды.
Хөкүмәтнең бу карары белән Башкортстан территориясендә һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионаты хәрәкәтенең төбәк координацияләү үзәге итеп “Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы билгеләнде.
— Башкортстан өчен урта һөнәри белем бирү системасын үстерү — турыдан-туры икътисади нәтиҗәлелек мәсьәләсе. Безнең колледжлар — сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын кадрлар белән төп тәэмин итүче. Шуңа да төбәктә аларның матди-техник базасын яңарту буенча колачлы программа булдырылды. Әлеге яңарышка федераль проектларда катнашу этәргеч бирә. Ачык мисалы – “Профессионалитет”. Аның ярдәмендә республикада 19 кластер “колледж — предприятие” бәйләнешендә эшли, ә киләсе елда аларга тагын 8 кластер өстәләчәк. Аграр сектор үсешенә өстәмә этәргеч биреләчәк: Аксен һәм Урал аръягы колледжлары “Агропрофессионалитет” проектына керде һәм аны үстерүгә 285 миллион сумнан артык акча җәлеп итте, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашу вакытында.
“Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы (алга таба – төбәк чемпионаты) Башкортстанда быел 2 февральдән 24 февральгә кадәр узды.
Төбәк чемпионаты кысаларында төп категориядә — 153 компетенция һәм үсмерләр арасында 42 компетенция буенча ярышлар узды.
Төбәк чемпионаты ярышларында катнашкан конкурсантларның гомум саны (эчке сайлап алуларны исәпкә алып) 30031 кеше тәшкил итте (28327 – төп категориядә һәм 1704 – юниорлар).
Төбәк чемпионаты ярышларында 1032 конкурсант (802 – төп категориядә һәм 230 – юниорлар), 195 баш эксперт катнашты. Төбәк чемпионатының эшлекле программасы чараларын 38439 кеше карады.
Һөнәри юнәлеш бирү программасы чараларына 176779 кеше (153321 мәктәп укучысы һәм 23458 урта һөнәри белем бирү уку йорты студенты) килгән иде.
Төбәк чемпионатында 342 партнер-предприятие катнашты. Партнер-предприятиеләр тарафыннан 195 конкурс документациясе комплекты килештерелгән, 247 индустриаль эксперт җибәрелгән.
Төбәк чемпионаты йомгаклары буенча партнер-предприятиеләр җиңүчеләргә һәм призерларга 97 вакансия бирде һәм 963 стажировка үтү урыны тәкъдим итте.
Төбәк чемпионатын ябу тантанасы 24 февральдә “Торатау” Конгресс-холлында узды. Төбәк чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү өчен төбәк башкарма власть органнары вәкилләре, партнер предприятиеләр вәкилләре һәм чемпионат иганәчеләре чакырылды.
2015 елдан Башкортстан инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатының төбәк сайлап алу этапларын уздыра. Башкортстан Хөкүмәтенең 2017 елның 10 июлендәге 659-р санлы карары белән “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составы расланды, аңа тармак министрлыклары, иҗтимагый оешмалар, эш бирүчеләр вәкилләре керде. Башкортстан территориясендә “Абилимпикс” хәрәкәтенең төбәк үсеш үзәге итеп Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжы билгеләнде. Чемпионатларда Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан колледж, коррекцион һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар, шулай ук белгечләр катнаша.
“Абилимпикс” хәрәкәтендә остазларга аерым игътибар бирелә, алар катнашучыларны дәрестән тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү һәм һөнәри осталык конкурсларына әзерләү программалары кысаларында озак вакыт дәвамында әзерлиләр, бу исә төбәк сайлап алу этапларында һәм “Абилимпикс” чемпионатларында яхшы нәтиҗәләрне тәэмин итә.
“Абилимпикс” үзәге остазлары һәм эксперт бергәлеге белән квалификация күтәрү буенча системалы эш алып барыла.
Чемпионатларда шулай ук сурдотәрҗемәчеләр, педагог-психологлар, волонтерлар катнаша, алар тиешле компетенцияләр буенча һөнәри эшчәнлек өлкәсендә белемгә ия һәм махсус белем бирү ихтыяҗлары булган яшьләр белән эшләү тәҗрибәсенә ия.
Хәзерге вакытта 2026 елда үтәчәк инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” төбәк чемпионатына әзерлек эшләре алып барыла.
Гөлия Гәрәева.