+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Мая , 05:25

Алар – Әлшәй йолдызчыклары!

Районда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңгән укучылар тәбрикләнде.

Алар – Әлшәй йолдызчыклары!Алар – Әлшәй йолдызчыклары!
Алар – Әлшәй йолдызчыклары!
Соңгы елларда Әлшәй районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының Халыкара, Бөтенрусия, төбәкара һәм республика дәрәҗәсендә үткән фән олимпиадаларында, башка бәйге-конкурсларда җиңүе һәм призлы урыннар яулавы турында еш ишетелә. Мондый нәтиҗә, әлбәттә, районда мәгариф эшенә тиешле игътибар бирелүенә, укытучыларның квалификациясе күтәрелүенә, балаларның да төрле ярышларда зур теләк белән һәм кыюрак катнашуына бәйле. Агымдагы уку елында төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңгән сәләтле укучыларны билгеләп үтү өчен күптән түгел район үзәгендә оештырылган тантанада да аларның бик күп булуы бу фикерне тагын бер тапкыр раслады.

– Бүген без төрле бәйгеләрдә үз мәктәпләрен, район һәм республикабыз данын лаеклы яклаган акыллы, кыю, зирәк укучыларыбызны котларга җыелдык, – диде, чарада чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин. – Бу бәйрәм – ирешелгән нәтиҗәләр белән укучылар һәм укытучылар зур горурлык хисләре кичерә торган тантана. Ел дәвамында районыбызда бик күп вакыйгалар һәм очрашулар үтә, ләкин нәкъ менә бүгенге бәйрәмне – сәләтле укучылар слетын мин аеруча көтеп алам, чөнки бу тантанада Әлшәй районының талантларга һәрвакыттагыча бай икәнлеге күренә.
Наил Рәшит улы билгеләп үтүенчә, яшь булуларына карамастан, балалар бик зур җиңүләргә ирешкән, һәм болар барысы да – үзләренең максатка омтылучанлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсе. Ләкин иң зур җиңүләре һәм казанышлары – акыл, зиһен көченә нигезләнгән кыюлык, тәвәккәллек, үз-үзләренә бул­ган олы ышаныч.
Район мәгариф идарәсе җитәк­чесе Зилә Чупова “Сәләтле балалар җыены-2026” чарасының алдынгыларны бүләкләү сәхнәсеннән игълан иткәнчә, былтыр Әлшәй районы укучылары призлы 50 урын яулаган булса, бу уку елында андый мактаулы урыннар саны 72гә җиткән. “Һәм монысы да чик түгел әле, чөнки төбәкара олимпиадаларга йомгак ясалгач, бу санның тагын да артачагына өмет зур, – диде Зилә Әхмәт кызы. – Кызлар һәм малайлар хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык нәтиҗәсендә барысына да ирешеп булуын раслады. Кем алма пеш – авызга төш, дип ятмый, олы үҗәтлек белән тырыша һәм эшли, ирешел­гәннәрдә тукталып калмый – шул һәрвакыт максатына, яхшы нәтиҗәгә ирешәчәк. Тормыш юлыгызда менә шушыларны бервакытта да онытмагыз, балалар!”
Арытаба районның иң сәләтле укучыларын сәхнәгә чакырып бүләкләү тантанасы башланды. Мондый хокукка иң беренче булып Анна Кутьенкова лаек булды. Балаларның һәрберсе аерым телгә алынырга лаек, ләкин алар бик күп – 60 кеше булганлыктан, бу мәкаләдә мин Аннаның гына җиңүләрен санап үтәм, башкалар берүк үпкәләмәсен. Шулай итеп, Анна – химия буенча Бөтенрусия олимпиа­дасының төбәк этабы абсолют җиңүчесе, икътисад буенча Бөтен­русия олимпиадасының төбәк этабы призеры, Казан федераль универ­ситетының химия буенча төбәкара олимпиадасы абсолют җиңүчесе, химия һәм химик технологияләр буенча “Менделеев варислары” олимпиадасы призеры, химия буенча “Иң югары проба” Бөтенрусия олимпиадасы җиңүчесе, Мәскәү олимпиадасы призеры, Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры! Менә шундый сәләтле, акыллы кыз ул – Шафран урта мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы.
Баштарак язганнарымнан чак кына кире кайтып, фотохәбәрчебез үз объективына эләктереп алган тагын ике үсмерне шушы урында телгә алмыйча булмас, ахры. Югыйсә, фотокадрдагы кешеләрнең кем икәнлеге аңла­шылмас. Бу акыллы егетләр дә – Шафран урта мәктәбе укучылары, география һәм тарих буенча Бөтен­русия олимпиадасының төбәк этабы призерлары Булат Ситдыйков белән Эмиль Гыйззәтуллин. Аларның өчесен дә укытучылары Татьяна Горн, Александр Кутьенков һәм Елена Раевская белән бергә сәхнә түренә чакырып тәбрикләделәр. Бу көнне сәхнәгә күтәрелгән барлык укучылар һәм мөгаллимнәр кебек үк, бала­ларның ата-аналары – район хакимиятенең Рәхмәт хаты, үзләре – Башкортстан Мәгариф министрлы­гының Дипломы, ә остазлары хакимиятнең һәм министрлыкның Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сәләтле укучылар югарыда телгә алынган фәннәрдән генә түгел, башкорт, урыс, татар, немец һәм инглиз телләре, математика, җәмгыять белеме, технология, робототехника, бик күп спорт төрләре, музыка, рәсем сәнгате буенча да призлы урыннар яулаган, ә Пионерлар һәм укучылар йорты өстәмә белем бирү учреж­дениесенең “Мода театры” коллективы хәтта Халыкара конкурс-фестивальнең лауреаты булган! Әлеге слет барышында да шушы театр, вокал төркемнәр, берничә мәктәпнең җыелма хоры чыгышлары чараны музыкаль яктан бик матур итеп бизәде.
Талант – ул Ходайның бүләге. Сәләтле бер бала күп нәрсәгә ирешә ала, ә сәләтле укытучы – тагын да зуррак кыйммәт. Әгәр бер максат сәләтле укучыларны сәләтле укытучылар белән берләштерсә, мондый коллективның киләчәге дә зур, матур булачак. Шул ук вакытта үз баласына ата-аналарның ярдәме, яратуы, игътибары, җылысы, ышанычы булмаса, бүгенге Әлшәй йолдызчыклары да ул кадәр үк якты, чагу булып балкымас иде. Шушы фикерләрне һәм мөгал­лимнәргә олы рәхмәт сүзләрен чара ахырында барлык ата-аналар исе­меннән Мария Осипова җиткерде.
– Районда яшь талантларны үстерү, аларга тиешле шартлар булдыру өчен күп эшләнә, шәхсән хакимият башлыгы Наил Рәшит улы тарафыннан да моңа зур игътибар бирелә, – диде Мария Владимировна. – Бүгенге казанышлар – җитәк­челекнең, укытучыларның күпьеллык тырышлыгы, хезмәт осталыгы, күңел биреп эшләве нәтиҗәсе. Мөгаллим­нәрнең укучыларга биргән белеме, тәҗрибәсе, җан җылысы бәяләп бетергесез!
Әлшәйгә чираттагы командировкабыз вакытында без менә шундый шатлыклы чараның – яшь интеллек­туалларның йолдызчык булып балкуы шаһитлары булдык. Башкарган эшеңне, укуыңны яратырга кирәк, шул очракта эш, хезмәт тә иҗат, илһам чыганагына әверелә. Ә моңа нигез булсын өчен тормыш-яшәеш үзе эчтәлекле булырга тиеш. Әлеге сәләтле укучыларның тормыш яшәеше чыннан да эчтәлекле дип әйтергә мөмкин, чөнки аларның янәшәсендә яратучы ата-аналары, хәстәрлекле остазлары, бай тәҗри­бәле һәм төпле гыйлемле укытучылары бар.

Фәнис ГӘРӘЕВ.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас