28 майдан 31 майга кадәр «Башкортстанның БДФ кайтавазы» Зур балалар фестиваленең махсус проекты кысаларында «БДФ остаханәләре» белем бирү программасы узачак. Башкортстанның театр студияләреннән, сәнгать мәктәпләреннән һәм иҗат сарайларыннан 12-16 яшьлек 200дән артык үсмер илнең әйдәп баручы педагогларында интенсив уза алачак.
Программага сәхнә хәрәкәте, бию, курчак белән эшләү, вокал, дикция, сәхнә сөйләме һәм актерлык осталыгы буенча осталык дәесләре керә. Дәресләр Уфаның ике мәйданчыгында: Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжында һәм Уфа балалар филармониясендә узачак. Көн саен катнашучылар 11:00дән 14:30 сәгатькә кадәр Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән остазлар белән эшләячәк.
Укытучылар арасында —тәҗрибәле режиссерлар, хореографлар, вокалистлар һәм педагоглар: Анна Гилунова (ВГИК, ГИТИС), Евгений Астафуров (Мәскәү Губерна театры), Алла Решетникова, Аделина Сапаева, Дмитрий Платонов, Юрий Смирнов, Елена Стефанко һәм Владимир Беляйкин. Һәркем «Бию театрда һәм тормышта» дән алып «Дикция — техникадан уенга» кадәр осталык дәресе үткәрәчәк.
“Балалар белән дә, профессионаллар белән дә эшләүче осталар сәхнә серләрен белә һәм аларны яңа буынга тапшырып килә", — дип билгеләп үтә оештыручылар.
Программада катнашу — танылган экспертлардан һөнәри күнекмәләрне бушлай алу өчен шанс. Урыннар саны чикләнгән, теркәлү түбәндәге сылтама буенча: формы для участия.
«Башкортстанның БДФ кайтавазы» проекты Президентның Мәдәни башлангычлар фонды, Русия Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото: «ЭХО БДФ»