+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Май , 04:50

“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли!

Шуңа да республика мәктәпләрендә аны өйрәнүгә һәм яшь буын арасында киңрәк танытуга аерым игътибар бирелә.

“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли!“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли!
“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли!
Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Башкортстан һәм Русия халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча тәрбиячеләр, укытучылар, педагоглар зур хезмәт куя. Бу эшнең мөһимлеген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездында да билгеләде. Республика Башлыгы башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларның мөһимлеген, шулай ук, республика мәктәпләренең традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм башкорт телен популярлаштыруга зур өлеш кертүен ассызыклады. Ул, шулай ук, бу тәрбияви эшне балалар бакчасыннан ук башлау бурычы куйды.

– Балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бу телне уңышлы үзләштерү өчен бик мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан, югары уку йортларының профильле кафедраларыннан әлеге бурычны хәл итүгә активрак кушылуны сорыйм. Бу эшкә яшь педагогларны җәлеп итәргә кирәк. Яңа методикалар, кызыклы эчтәлекле үстерә торган уеннар, һичшиксез, балалар бакчаларында һәм гаиләләрдә башкорт телен өйрәнүгә кызыксынуны да арттырачак, – диде Радий Хәбиров.
Башкорт телен популярлаштыруга һәм үстерүгә “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләрнең республика конкурсы да зур өлеш кертә. Ул 1999 елдан уздырылып килә, ә 2020 елдан халыкара статуска ия.
Республика Башлыгының 2025 елның 30 маендагы Указы белән 8 июнь – “Урал батыр” эпосы көне буларак билгеләнде. “Урал батыр” эпосын популярлаштыру максатында бу көнне тематик дәресләр үткәрелә, чаралар, төрле конкурслар, флешмоблар, акцияләр оештырыла, шәһәр һәм район үзәкләре урамнарында реклама баннерлары урнаштырыла. Шулай ук бу көнне “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр төбәкара конкурсының йомгаклау этабы үткәрелә.
Узган елның 15-23 маенда республиканың 7 зонасында яшь башкаручылар һәм “Урал батыр” эпосын сәнгатьле сөйләүчеләрнең XXVII төбәкара конкурсының зона этабы уздырылды. Конкурста 49 муниципаль районнан һәм 7 шәһәр округыннан 136 ялгыз башкаручы һәм 56 фольклор коллективы, 6 дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе катнашты. Бәйгедә барлыгы 350 мәктәп укучысы чыгыш ясады.
Шулай ук, узган елның 8-10 июнендә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов исемендәге 3нче Башкорт республика гимназия-интернаты базасында яшь башкаручылар һәм “Урал батыр” эпосын сәнгатьле сөйләүчеләрнең XXVII төбәкара конкурсының йомгаклау этабы узды. Бәйгедә эпосны 47 ялгыз башкаручы һәм 25 фольклор коллективы, барлыгы 147 укучы катнашты. Республиканың 27 муниципаль районы һәм 3 шәһәр округы мәгариф оешмаларыннан, 3 дәүләт гомуми белем бирү учреждениесеннән, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән килгән сәләтле кызлар һәм малайлар эпосны башкаруда зур осталык күрсәтте.
Республика мәктәпләрендә “Урал батыр” эпосын өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Бакалы районы мәктәпләрендә дә бу эш җентекле оештырылган. Мәсәлән, Мостафа мәктәбендә белем алган Миләүшә Дусиева күпләргә үрнәк булырлык шигърият җанлы, талантлы кыз. Ул 7 яшеннән шигырьләрне чатнатып сөйли, 4500 юлдан торган “Урал-батыр” эпосын яттан белә! Мондый зур күләмле, бөек әсәр башкарып, ул төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. 3нче сыйныфта укыганда ук Миләүшә район күләмендә беренче урын ала. Республика этабында да сынатмый. 2017 елдан сәләтле кыз, Башкортстанның төрле районнарында чыгыш ясап, шулай ук уңышларга ирешә. Миләүшә – нәфис сүз остасы. “Сәнгатьле уку буенча аңа тиңнәр юк”, – ди аның остазы, Мостафа урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы Эльмира Насыйрова.
Миләүшә Дусиева мәктәптә укыган елларда ук татар һәм башкорт телләрен бик якын итә, тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда, бәйгеләрдә даими катнашып килә. Туган телгә, мәдәнияткә гашыйк кыз остазы үрнәгендә аның кебек үк укытучы булырга карар итә. Бүген ул Уфа Фән һәм технологияләр университетының Башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетында белем ала.
Агымдагы елның 22 апрелендә Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында узган яшь башкаручылар һәм “Урал батыр” эпосын сәнгатьле сөйләүчеләр XXVIII төбәкара конкурсының зона этабында Бакалы, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә, Чакмагыш, Туймазы, Шаран районнары һәм Бәләбәй, Октябрьский шәһәрләре укучылары осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларны сокландырды. Әйтергә кирәк, бу бәйгедә Бакалы мәктәпләре укучылары матур җиңүләргә иреште. Дияш мәктәбе укучылары Рузалин Сафин, Самира Михайлова, Розалина Нуриәхмәтова, Константин Кулуев, Рената Тимофеева эпостан өзек сәхнәләштереп, башкорт халкының бай рухи дөньясын чагылдырдылар. Алар бәйгенең икенче турына үтеп, “Халык иҗатына мәхәббәт” номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Бакалы 1нче мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Мәликә Рамазанова башкорт телендә “Урал батыр” эпосыннан өзек сөйләп, “Өмет” номинациясендә җиңү яулады.
“Конкурс ике номинациядән торды: “Урал батыр” эпосын ялгыз башкару һәм аның өзекләрен сәхнәләштерү. Яшь башкаручылар борынгы эпосның асылына тирәнтен үтеп керү осталыгы, артистларча һәм ихлас сөйләүләре белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын таң калдырды. Жюри конкурсантларның артистлык сәләтен генә түгел, “Урал батыр” эпосының эчтәлеген, аның рухи кыйммәтләрен тирәнтен аңлауларын да билгеләде. Нәкъ шундый сәләтле укучылар арасында безнең район укучылары да булуына бик сөенәбез”, – ди башкорт теле укытучысы Тәслия Галиуллина.
Әйтергә кирәк, бу бөек әсәрнең әһәмиятен, “Урал батыр” эпосын укучылар белән өйрәнүнең мөһимлеген чит төбәк укытучылары да билгели. Мәсәлән, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында катнашучы педагоглар бу уңайдан түбәндәге фикерләре белән бүлешкән иде.
“Мин 1-9нчы сыйныфларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Укучыларым белән дәрестә дә, сыйныфтан тыш чараларда да “Урал батыр” эпосын өйрәнәбез. “Урал батыр” эпосы – ул әдәби әсәр генә түгел, ә балаларга мәдәниятебезнең барлык байлыгын ачучы зур дөнья. Бу эпосның башкорт телен, мәдәниятен тирәнтен өйрәтүдә әһә­мияте әйтеп бетергесез ”, – ди Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районыннан килгән Гөлнур Галләмова.
“Урал батыр” эпосы – башкорт халкының телен, рухи көчен саклаган зур мәдәни мирас, күркәм хәзинә. Аның яшь буынны тәрбия­ләүдә, әдәп-әхлак төшенчәләренең асылын аңлатуда әһәмияте бәяләп бетергесез. Шуңа да эпосны өйрәнү, аны балалар арасында популярлаштыру елдан-ел киңрәк колач ала.


 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас