+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Мая , 12:50

“Яңа мәктәп” партия проекты ничек гамәлгә ашырыла?

Уфаның Ленин районында “Бердәм Русия”нең “Яңа мәктәп” партия проекты кысаларында заманча 165нче мәгариф үзәге төзелеше дәвам итә. Яңа мәктәп 1225 урынга исәпләнгән һәм биш секциядән торачак. Объект Башкортстан Хөкүмәте һәм «ПроШкола» җәмгыяте арасындагы концессион килешү кысаларында төзелә.

“Яңа мәктәп” партия проекты ничек гамәлгә ашырыла?“Яңа мәктәп” партия проекты ничек гамәлгә ашырыла?
“Яңа мәктәп” партия проекты ничек гамәлгә ашырыла?
Күчмә мониторингта Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе әгъзалары һәм подрядчы оешмасы вәкилләре катнашты.

Объектта эчке эшләр актив алып барыла. Башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен блокларда төзүчеләр уку кабинетлары белән шөгыльләнәләр. Кече гимнастика залының стеналары грунтовкаланган инде, хәзер белгечләр буяуга әзерләнә. А һәм Б блокларында беренче катта кабинетлар һәм коридорлар тулысынча буялган, параллель рәвештә плитка һәм линолеум салу эшләре бара. Бер үк вакытта объектта инженер системаларын җайга салалар - белгечләр эшләтеп җибәрү эшләрен башкаралар.

Яңа мәктәп заманча җиһазландырылачак. Биредә сыйфатлы уку процессы өчен генә түгел, өстәмә белем бирү, түгәрәкләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен дә шартлар тудырылачак. Моннан тыш, мәктәптә медицина кабинеты һәм стоматология кабинеты эшләячәк. Шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен уен бүлмәләре дә каралган.

Римма Үтәшева ассызыклаганча, мониторинг нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмаган: эшләр билгеләнгән сроклар буенча барлык тиешле нормалар һәм кагыйдәләр үтәлгән килеш алып барыла.

"Республикада шундый зур социаль әһәмияткә ия объектлар төзелүе сөендерә. Бу гуманитар-лингвистик юнәлештәге 1225 урынга исәпләнгән заманча мәктәп булачак. Сәламәтлекләре торышы яки үсеш үзенчәлекләре буенча аерым педагогик ярдәм таләп ителә торган балалар өчен сыйныф каралган. Хәзерге вакытта учреждениенең 80 процентка кадрлар белән тәэмин ителүе бик мөһим. Монда укучыларга да, педагогларга да уңайлы булыр дип ышанам. Объектның әзерлеген без августта, яңа уку елы башланыр алдыннан тикшерәчәкбез", - диде Римма Үтәшева.

“Бердәм Русия” өчен партия десантлары — кире элемтәнең төп коралы. Партдесантлар “Бердәм Русия”нең халык программасына салынган сайлаучыларның наказлары сыйфатлы һәм вакытында тормышка ашырылачагын гарантияли. Сәфәр барышында хакимият вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, ата-аналар һәм подрядчылар бергәләп килеп туган мәсьәләләрне хәл итәләр. Мондый алым социаль әһәмиятле объектлар төзегәндә үтә күренмәлелекне гарантияли һәм гражданнарның проектларны үтәү процессына ышанычын ныгыта.

Фото: “Бердәм Русия”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас