+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Мая , 04:25

201 меңнән артык бала ял итәчәк!

Республикада җәйге чорда 1940 лагерь эшләячәк.

201 меңнән артык бала ял итәчәк!201 меңнән артык бала ял итәчәк!
201 меңнән артык бала ял итәчәк!

Башкортстанда агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 1940 балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Министр билгеләвенчә, төрле типтагы җәйге лагерьларда 201 меңнән артык укучы ял итәчәк. Быел республикада 100 – шәһәр яны, 1091 – көндезге мәктәп яны, 739 – хезмәт һәм ял, 78 – махсус (профильле), 10 палатка лагере эшләячәк. Ә тагын 232 мең кыз һәм малай балалар ялын оештыруның өстәмә формалары – мәдәни һәм спорт чаралары, походлар, слетлар, экскурсияләр, клуб эшләре, осталык дәресләренә җәлеп ителәчәк.
Шулай ук Башкортстан җәйге ялга Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 600 баланы кабул итәчәк. Агымдагы елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга барлыгы 3 миллиард сумга якын акча каралган. Шул исәптән, федераль бюджеттан – 133,6 миллион, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан – 436,6 миллион, республика бюджетыннан 2404 миллион сум бүленгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елдан республикада тиз төзелә торган модульле лагерьлар булдыру һәм шәһәр яны стационар лагерьларына капиталь ремонт үткәрү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә төбәктә 13 конструкция төзелгән, ике азык-төлек һәм медицина блоклары ремонтланган. Быел әлеге программа буенча Дәүләкән районының “Табигать дусты” һәм Стәрлетамак районының “Башак” балалар лагерьларында азык-төлек блоклары яңартылачак, Туймазы районының Гайдар исемендәге, Кыйгы районының “Маяк” һәм Зианчура районының “Ал җилкән” балалар лагерьларында торак модульләре төзеләчәк.
Шунысы мөһим, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларының берсе – аларның балаларының ялын оештыру, ул 2022 елның декабреннән гамәлдә. Республика бюджетыннан бу максатларга ел саен тиешле акча бүленә. Быел 66,4 миллион сум каралган. Өч ел эчендә 10 меңнән артык бала бушлай профильле сменаларда катнашкан.
Агымдагы уку елының кышкы һәм язгы каникуллары чорында әлеге категориядәге 1260 бала бушлай путевка алган. Әлеге вакытта җәйге каникул чорында СВОда катнашучыларның гаиләләрендәге балаларны ялга җибәрү өчен төркемнәр оештырыла. Якынча 3 мең укучыны колачлау планлаштырыла.
Әлбәттә, балалар ялын кызыклы гына түгел, беренче чиратта, хәвефсез итеп оештыру мөһим. Җәйге чорда лагерьларда кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Сак, медицина ярдәме булырга, сыйфатлы туклану һәм санитария таләпләре тулысынча үтәлергә тиеш. Быел республика лагерьларында якынча 30 мең хезмәткәр, шул исәптән: 16510 – педагог, 3817 – вожатый, 3326 идарә системасы җитәкчесе һәм белгеч эшләячәк.
Билгеле булуынча, узган елда, барлык лагерьларда да Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителгән тәрбия эше программасы кертелде. Агымдагы елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе Русия халыклары бердәмлеге һәм Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы кысаларында төзеләчәк. Бу юнәлешләр балаларның ялын оештыру, тәрбияләү һәм үстерү өчен төп темалар булачак.
Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үтүенчә, балалар лагерьларының 82 проценты күзәтчелек хезмәтләреннән уңай нәтиҗә алган һәм 1 июньнән эш башларга әзер.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, балалар өчен сыйфатлы һәм хәвефсез ял оештыру мөһим.
– Бу эштә принципиаль булырга һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк, – диде төбәк җитәкчесе.
Балаларга матур яллар телибез, иң мөһиме – алар күңелле һәм хәвефсез үтсен!

Фото Күгәрчен мәктәбе сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас