БДИ тапшыручы Башкортстан укучылары арасында инженерлык һәм табигый-фәнни фәннәр буенча имтихан тапшыручылар өлеше 42,68 процентка җиткән — бер ел элек бу күрсәткеч — 39,72 процент, ә 2024 елда 25,4 процент кына тәшкил иткән булган. Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, республика бу юнәлеш буенча Русиядә икенче урынны алган.
11нче сыйныф укучылары сайлаган фәннәр арасында профильле математика (62,9 процент), җәмгыять белеме, информатика (28,2 процент) һәм физика (24,7 процент) иң популяры булган. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында дүртенче ел информатика алда бара - аны 55,5 процент укучысы сайлаган.
Министр шулай ук булачак имтихан кампаниясенең техник яңалыклары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быелдан республика БДИ мәгълүматларын федераль якланган челтәр буенча «ГосТех»платформасы аша тапшыруга күчә. Шулай ук Башкортстан имтиханнар үткәргәндә Русия Linux куллану буенча экспериментта катнаша. Моннан тыш, төбәк «Госуслуги» порталы аша БДИга гаризалар бирүнең пилот проектына керде — һәм катнашучылар саны буенча 20 төбәк арасында иң күпсанлысы булды.
Фото: "Башинформ".