

Быел республика мәктәпләрен 16 меңнән артык унберенче һәм 54 меңнән күбрәк тугызынчы сыйныфлар укучысы тәмамлый.
Бүген мәктәпләрдә тантаналы һәм аеруча дулкынландыргыч көн. Чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган бәйрәм тантанасы – Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу иртәдә матур итеп чыккан Кояш та мәктәпне тәмамлаучы кызлар һәм егетләрне зур тормыш юлына озатадыр сыман. Соңгы кыңгырау чыңы исә бу юлның соклангыч та, тынгысыз да, авыр да булачагын искәртеп торыр кебек...
Алда – озын юл... Тагын да катлаулырак белем үрләрен яулыйсы, хезмәттә чыныгасы, матур тормыш төзисе бар. Ә әлегә чыгарылыш сыйныф укучыларына үтә дә җаваплы вакытны үтәргә — Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырырга кирәк.
Быел республика мәктәпләрен 50 меңнән артык унберенче һәм тугызынчы сыйныфлар укучысы тәмамлый. Бүген аларның һәркайсының күңелендә — киләчәккә ышанычлы омтылыш, якты теләкләр. Күпләре үзе сайлаячак һөнәрне, юнәлешне дә билгеләп куйган. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырып, шул уйларны тормышка ашырасы бар.
Тәҗрибәле педагог, директор Зөлфия Әхмәтова җитәкләгән Дүртөйле районының Иванай мәктәбендә 11нче сыйныфны быел 11 укучы тәмамлый. 9нчы сыйныфка кадәр алар ике профильгә: полиция һәм универсаль сыйныфларга бүленеп белем алган. Ә менә унберенчегә кадәр иң-иңнәр, Бердәм дәүләт имтиханыннан курыкмаган кыю кызлар һәм егетләр генә кыю атлый. Мәктәп елларын бергә дус, тату булып, кулга-кул тотынышып атлаган сыйныфташлар. Алар бик төрле, һәркайсының үз фикере, тормышка карашы бар. Араларында заман үрләрен кыю яуларлык үткерләре дә, авыл балаларына гына хас оялчанлыкны саклап калучы сабырлары да күренә...
Мәктәп директоры Зөлфия Әхмәтова унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе дә, бишенче сыйныфтан алып, укучылары белән гел бергә ул. Шуңа да аларның унберен дә үз баласыдай якын күрә, һәркайсының холкын, сәләтен, күңелендә ни ятканын бик яхшы белә.
– Сыйныфта ике егет, тугыз кыз булгангамы, бик тыныч, акыллы алар. Укучыларымның барысы да сәләтле һәм максатчан. Төрле бәйгеләрдә, патриотик чараларда башлап йөрүчеләр булдылар. Тырыш, ярдәмчел булулары белән дә аерылып торалар. Киләчәктә дә мин аларның кешелекле, изге күңелле булып калуын телим. Илгә кирәкле, лаеклы шәхесләр булсыннар, — ди сыйныф җитәкчеләре.
Зөлфия Флүр кызы укучылары турында яратып та, горурланып та сөйли. Ул һәрберсенең уңышлары белән безне дә таныштырып өлгерергә тырышты. Лидерлык сыйфатларына ия булган Карина Мәрванова — мәктәп президенты, волонтер, “Лидерлар мәктәбе”ндә актив катнашучы. Тырыш кыз — биология, химия, Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре фәннәре буенча район олимпиадалары җиңүчесе, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры. Каринаның әнисе – тәҗрибәле шәфкать туташы, максатчан кыз нәкъ менә аның юлыннан китәргә һәм табиб булырга тели. Сыйныфның җырга, биюгә оста кызы Рузана Садыйкова да киләчәген медицина белән бәйләргә уйлый. Шулай ук сәләтле кызларның берсе – Алина Заһидуллинаны креатив булганы, “КВН”да осталыгын күрсәтеп, команда белән республика күләменә күтәрелгәне өчен мактыйлар. Җырчы егетләре Никита Ляпустин белән дә бик горурлана сыйныфташлары һәм укытучылары. Талантлы егет туган мәктәбенең данын яклап, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, авылда, районда узган чараларның йөзек кашы ул. Сыйныфтагы тагын бер егет Әмир Гыйндуллин хәрби училищега укырга барырга җыена. Полиция сыйныфында белем алучы Әдилә Динисламова белән Самира Шәяхмәтова киләчәктә юрист булырга телиләр. Тырыш, максатчан кызларның берсе Алина Исламова — урыс теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпадалары призеры. Сыйныфташы Регина Яхшыгулова да татар теле дәресләренә яратып йөрүче укучыларның берсе. Ул — татар теле һәм әдәбияты буенча Уфа Фән һәм технологияләр университеты үткәргән дистанцион олимпиада җиңүчесе. Арина Мәһәдиева инглиз теле буенча район олимпиадасы алдынгысы, киләчәген лингвистика белән бәйләргә тели. Энҗе Рәхмәтуллинаның фармацевт булырга нияте бар.
Шунысы сөенечле, авыл шәһәргә якын урнашкан булуга карамастан, унберенчеләр ана телен яхшы белә. Укучылары әдәбиятны укып, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен укытучылары Зөлфия Флүр кызы барлык тырышлыгын сала.
– Безнең сыйныф җитәкчебез йомшак күңелле, кирәк чакта таләпчән дә ул. Татар теле дәресләренә теләп йөрибез. Зөлфия Флүр кызы төпле киңәшләре белән безгә һәрвакыт ярдәмгә килә. Укытучыбызга бишенче сыйныфтан терәк булып, курчалап килгәне өчен бик рәхмәтлебез, – ди унберенчеләр.
Әйе, Иванай мәктәбен тәмамлаучылар да, меңләгән чыгарылыш сыйныф укучылары кебек үк, Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керү турында хыяллана. Кызлар һәм егетләр, беренче чиратта, югары белем алырга кирәк, дип исәпли. Аларның күпчелеге, төп предметлардан тыш, җәмгыять белеме, биология, химия һәм физика фәннәрен сайлаган. Шулай ук, информатика, инглиз теле, тарих фәннәреннән имтихан тапшыручылар да бар.
Шунысы мөһим, бу укучылар республикадан читкә чыгып китү ягында түгел, һәркайсы үзебезнең уку йортларына барырга җыена. Димәк, республика киләчәгенең ышанычлы һөнәр ияләренә бәйле булуын яхшы аңлый бүгенге яшьләр. Юлларыгыз якты, киләчәгегез бәхетле булсын, кызлар һәм егетләр!
Динар Кәлимуллин фотосы.