+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 Мая , 10:20

Трилле һәм Лена маҗаралары балаларны көтә

“Башкортстанның БДФ кайтавазы” Зур балалар фестивале кысаларында Санкт-Петербургның “Курчак форматы” театры спектакль күрсәтәчәк.

Трилле һәм Лена маҗаралары балаларны көтәТрилле һәм Лена маҗаралары балаларны көтә
Трилле һәм Лена маҗаралары балаларны көтә

31 майда Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә «Башкортстан “Башкортстанның БДФ кайтавазы” Зур балалар фестиваленең махсус программасы кысаларында Санкт-Петербургның “Курчак форматы” театры театры Норвегия язучысы Мария Парр повесте буенча “Вафельное сердце” спектаклен тәкъдим итәчәк. “Норвегия авылының ике кечкенә кешеләренең маҗаралары”— 15:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә бапшлана. Яшь чикләве – 6+ (8 яшьтән карарга тәкъдим ителә).

Тамашачыларны Матильда бухтасындагы Норвегия авылында яшәүче ике кешенең — тугыз яшьлек Трилле һәм аның күршесе һәм сыйныфташы Ленаның кызыклы, күңелне нечкәртә торган һәм шул ук вакытта куркыныч маҗаралары көтә. Бу тарих – моңсу һәм көлкеле, иң мөһиме –  ул чын дуслык һәм мәхәббәт, иҗат һәм фантазия, бигрәк тә тугры дустың булганда, дөньяда бернәрсәдән дә куркырга кирәкмәве турында.

Анна Викторованың “Вафельное сердце” куелышы өлкәннәрне дә, яшь тамашачыларны да битараф калдырмый. Спектакль, китап кебек үк, юмор һәм бер үк вакытта яшәү һәм үлем турында җитди уйланулар белән тулы. Тамаша –  башлангыч мәктәп яшендәге балаларга кирәкле һәм кызыклы, дуслык, мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, шәхеснең үсүе һәм формалашуы турында театраль диалог.

“Вафельное сердце” — IV Зур балалар фестиваленең “Кече яшьтәге балалар өчен курчак театрының иң яхшы спектакле" номинациясендә лауреат булган (2021). Спектакль Русия милли театр премиясе һәм “Алтын битлек” фестивале лонг-листына кергән. Куелыш “Санкт-Петербург театрлары — балаларга” XXIX фестиваленең “Иң яхшы спектакль өчен” һәм “Актер дуэты өчен” дипломнары иясе. Спектакль “Курчак театрында иң яхшы спектакль” һәм “Курчак театрында иң яхшы актер эше” (Ольга Донец) номинацияләрендә Санкт-Петербургның “Алтын Софит” югары театр премиясенә лаек булды.

“Башкортстан Республикасы БДФ кайтавазы” махсус проекты Президентның Мәдәни башлангычлар фонды, Русия Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фото: БДФ матбугат хезмәте

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас