+16 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
1 Июня , 14:00
Һәр бала игътибар үзәгендә булсын
Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 19 инклюзив киңлек булдырылган.
Һәр бала игътибар үзәгендә булсын
Бердәм инклюзив белем бирү киңлеген булдыруда төбәк ресурс үзәкләренең роле турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган Хөкүмәт утырышында фикер алыштылар.
– Бүген республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 35 317 бала укый. Аларның 82 проценты 1 034 мәктәптә инклюзив белем ала, калганнары — коррекцион белем бирү системасында. Инклюзиягә методик ярдәм күрсәтү өчен 19 төбәк ресурс үзәгеннән торган челтәр булдырылды, ә һәр муниципалитетта терәк мәктәпләр билгеләнде, — дип сөйләде Андрей Назаров.
Хәзер республика үзәгеннән алып конкрет мәктәпкә кадәр нәтиҗәле вертикаль төзү, чын-чынлап бердәм инклюзив киңлек булдыру мөһим.
Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид балалар белән бердәм белем бирү киңлегендә максатчан эш алып баруны күздә тота. Һәм бүген мондый балаларга белем бирү өлкәсендә сәясәт формалаштыру һәм аларның үсеш маршрутларын билгеләү мөһим.
Тулырак:
https://pravitelstvorb.ru/news/28939/
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"