

Башкортстанда БДИны 17,7 мең укучы тапшыра. Быел республикада мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары гадәттәгедән соңрак башланды – БДИның беренчесе –1 июньдә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары 2 июньнән старт алды. Мондый карар мәктәпләргә уку программасын тыныч кына тәмамларга һәм сынауларга яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Аның сүзләренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. БДИны 17692 кеше тапшыра – бу узган елдагыга караганда 879га күбрәк. Шуларның 16373е – агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Аларга имтиханнар тапшыру өчен 161 пункт әзерләнгән.
Быел 54154 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый. Бу үткән елдагы белән чагыштырганда 2685кә күбрәк. Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен 417 пункт эшләячәк.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар бирелә. 4719 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 190 унберенче сыйныф укучысы өчен имтиханнарда махсус шартлар тудырылган, дип хәбәр итте министр.
Министр сүзләренчә, 2026 елда имтиханнар штат режимында барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп узачак. Республикада 100 урынга исәпләнгән өч Ситуация үзәге эше оештырылган, мең ярымнан артык җәмәгать күзәтүчеләре укытылган.
Башкортстанда БДИ тапшыручы укучылар арасында инженерлык һәм табигый-фәнни предметлар буенча имтихан тапшыручылар өлеше 42,68 процентка җиткән – бер ел элек бу күрсәткеч – 39,72 процент, ә 2024 елда 25,4 процент кына тәшкил иткән булган. Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итүенчә, республика бу юнәлеш буенча Русиядә икенче урынны били.
11нче сыйныф укучылары сайлаган фәннәр арасында иң популярлары: профильле математика (62,9 процент), җәмгыять белеме, информатика (28,2 процент) һәм физика (24,7 процент). Тугызынчы сыйныф укучылары арасында дүртенче ел информатика алда бара – аны имтихан тапшыручыларның 55,5 проценты сайлаган. Укучыларның 48,6 проценты – география фәненнән, 30,9 проценты җәмгыять белеменнән имтихан тапшырачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өченче ел БДИ расписаниесенә нәтиҗәләрне яхшырту өчен чыгарылыш сыйныф укучысының сайлавы буенча фәннең берсен яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр кертелә. Агымдагы елда бу – 8 һәм 9 июль көннәре. Бу очракта яңадан тапшыру нәтиҗәсе генә саналачак, шуңа күрә укучыларда үз белемнәренә ныклы ышаныч булырга тиеш.
Министр ассызыклавынча, агымдагы елда БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга 50 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк. Узган елда 123 педагог шундый түләүләр алган.
БДИда 100 балл алган һәм республика югары уку йортларына укырга кергән мәктәп тәмамлаучыларга да 150 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган премия каралган.
Аттестатларны тапшыру тантанасы 27 июньдә узачак. Укучыларга сынауларны лаеклы үтеп, максатларына ирешүләрен телик!
Автор фотосы.