+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Июня , 06:40

Бала лагерьга ияләшә алмаса...

“Еласаң да, барып алмыйбыз”, – дип нык торыргамы?

Бала лагерьга ияләшә алмаса...Бала лагерьга ияләшә алмаса...
Бала лагерьга ияләшә алмаса...

Җәйге каникулларның иң кызган мәлендә күп кенә балалар лагерьга юл ала. Сер түгел, лагерьда барлык балалар да өйне, әти-әнисен сагына, әмма һәр бала төрлечә. Кемдер кызыклы, җанлы тормышка бик тиз ияләшеп китә һәм сагыну акрынлап икенче планга күчә. Икенчеләр әти-әнидән башка яшәүне бик авыр кичерә, елый, ашамый, уйнамый, йоклый алмый.

Мондый очракта нишләргә? “Еласаң да, барып алмыйбыз”, – дип нык торыргамы? Белгечләр раславынча, болай һич кенә дә эшләргә ярамый. Хәтта 12 яшендә дә үсмер лагерьда яшәүдән баш тартырга мөмкин, бу очракта аны көчләп үгетләүнең кирәге юк. Әгәр сезнең бала берничек тә лагерь тормышына күнегеп китә алмаса, дуслар тапмаса, тәрбиячеләреннән читләшеп торса, моны инде ял дип атап булмый. Киресенчә, файда урынына зыяны гына булачак. Әлбәттә, бу очракта аны өйгә алып китүегез хәерлерәк булачак. Әгәр бу хәлләрдән соң да бала лагерьга бару уеннан кире кайтмый икән, башка форматтагы сменаларны белешеп карагыз. Көндезләрен генә йөреп, кичкә йокларга өйгә кайта торган итеп көйләнгән оешмалар да бар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас