+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 Июня , 04:40

Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?

Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?
Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?

Башкортстанда унберенче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы 27 июньдә үтәчәк. Бу көнне мәктәпне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләре көтелә. Быел аларда 16 меңнән артык укучы катнашачак.

Кызлар һәм егетләр көтеп алынган дулкынландыргыч чарага әзерләнсә, ата-аналар матди мөмкинлекләрен барлый.
“SuperJob” тикшеренүе күрсәтүенчә, быел унберенче сыйныф укучысы өчен чыгарылыш кичәсе, бәйрәмне оештыруны һәм кием сатып алуны исәпкә алып, уртача 44-46 мең сумга төшәчәк. Сораштыру мәгълүматлары буенча, тугызынчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә бәйрәмгә һәм кием алуга уртача 32-33 мең сум акча тотынырга туры киләчәк. Чыгарылыш кичәсенә акча җыю 9нчы сыйныф укучылары өчен уртача — 15 мең сум, 11нчеләр өчен 22 мең сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта әти-әниләрнең 12 проценты тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булмаячагын хәбәр иткән. Унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләре арасында мондый җавап бирүчеләр 7 процент булган.
Мәскәүдә чыгымнар югарырак: чыгарылыш кичәләре өчен 9нчы сыйныфта уртача — 17 мең сум һәм 11нче сыйныфта 25 мең сум кирәк булачак. Санкт-Петербургтагы саннар илдәге күрсәткечләргә якынрак — 15 мең сум һәм 23 мең сум.
Әти-әниләр киемгә һәм аяк киемнәренә аерым акча түгә. Русия буенча тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы егет өчен кием уртача — 18,1 мең сумга, кыз өчен 17 мең сумга төшә. 11нче сыйныфта егетләргә уртача — 22,1 мең сум, кызларга 23,5 мең сум сарыф итәләр.
Белгечләр исәпләп чыгаруынча, чыгарылыш кичәсен башкаладагы кафе-ресторанда уздыру бер укучы өчен уртача 5 мең сумга төшә. Ил буенча 30 кешедән торган сыйныфның тантаналы кичке ашы уртача алганда 150 мең сумга төшәчәк.
Чыгарылыш кичәсенең банкетына белгечләр салкын кабымлыклар, салат, кайнар аш, десерт, җиләк-җимеш, татлы һәм газлы эчемлекләр һәм чәй кертеп исәпләгән.
Шунысы да бар, бу бәйрәмгә укучының әти-әниләре дә барса, чыгымнар өчләтә артачак.
— Кызым быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Сыйныфтагы ата-аналар комитеты шәһәрдәге иң “текә” рестораннарның берсен сайлады. Бер кешегә бәйрәм итү 7 мең сумга төшә. Әле бу хакка бәйрәмне алып баручылар кермәгән. Мәсәлән, безнең гаилә өчен бу берничә сәгатьлек бәйрәм 21 мең сумга төшәчәк. Димәк, беребезнең айлык хезмәт хакын чыгарып салырга тиеш булабыз. Моннан тыш, чыгарылыш кичәсенә кирәк булган күлмәк, прическа, макияж кебек чыгымнарны да алсак... 2,5 мең сумга эшләтелгән фотоальбомын да санасак, кызыбызны мәктәптән чыгару якынча 50 мең сумга төшә, — диде унберенче сыйныфны тәмамлаучы кызның әнисе.
Әлбәттә, чыгарылыш кичәләре өчен чыгымнар елдан-ел арта бара. Ничек булса да, әти-әниләрнең балаларның бу көнен истәлекле дә, матур да уздырырга тырышуына гаҗәпләнәсе түгел. Иң мөһиме, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырып, үз алдына куйган максатларга ирешсен. Әти-әниләренең, белем биргән укытучыларының ышанычын акласын!

Фото: ЯИ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас