+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 Июня , 06:11

Төбәк галимнәре авиация сәнәгате өчен яңа технологияләр булдыра

Вузара студентлар кампусы резиденты - Уфа фән һәм технологияләр университеты федераль конкурста җиңү яулап, 72 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алды.

Төбәк галимнәре авиация сәнәгате өчен яңа технологияләр булдыраТөбәк галимнәре авиация сәнәгате өчен яңа технологияләр булдыра
Төбәк галимнәре авиация сәнәгате өчен яңа технологияләр булдыра

Акчалар өч ел дәвамында заманча технологик лаборатория булдыруга юнәлтеләчәк. Анда яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентлар авиация сәнәгатендә кулланыла торган металл эшкәртү коралларының хезмәт срогын озайту буенча тикшеренүләр алып барачак.

Проектның төп максаты – махсус нанокомпозит капламалар ярдәмендә коралларның ныклыгын, тузуга һәм югары температураларга чыдамлыгын арттыру. Бу авиация двигательләре җитештергәндә катлаулы эретмәләрне нәтиҗәлерәк эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанның Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина билгеләвенчә, яңа лаборатория студентлар һәм яшь галимнәр өчен киң мөмкинлекләр ача, ә тикшеренү нәтиҗәләре республика сәнәгатенең үсешенә хезмәт итәчәк.

Проект импортны алыштыру бурычларын хәл итүгә дә юнәлтелгән. Галимнәр эшләнмәләре җитештерү чыгымнарын киметергә һәм Русия авиация сәнәгатенең технологик мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас