+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 июнь , 06:50

Республикада 100 балл алучылар бармы?

БДИда беренче имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булды.

Республикада 100 балл алучылар бармы?Республикада 100 балл алучылар бармы?
Республикада 100 балл алучылар бармы?
Республикада химия, әдәбият һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Мәгълүматларны Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин җиткерде.
Башкортстанда химиядән имтиханны 2920 кеше тапшырды. Аларның 51е сынауны “бишле”гә үтәп, 100әр балл җыйды. 659 кеше 81 һәм аннан югарырак балл алды.
Әдәбияттан 507 кеше имтихан тапшырды. Алар арасында 7 укучы 100 балл алса, 81 һәм аннан югарырак баллны 59 кеше җыйды.
Тарихтан имтиханны 1524 укучы сайлаган. Ике укучы — 100 балл, 81 һәм аннан югарырак баллны 228 кеше алды.
Билгеле булуынча, 15 июньдә унберенчеләр биология, география һәм чит телләр (инглиз, испан, кытай, алман, француз телләре) буенча БДИ тапшырачак.
Укучыларга уңышлар телибез!

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас