+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июнь , 03:20

6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!

Нейропсихологлар баланы иртә укырга бирү (хәтта 6,5 яшьтә дә) аның өчен мотивация югалуга һәм психосоматик авыруларга китерергә мөмкин, дип кисәтә.

6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!
6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!

Нейропсихолог Марина Захарова билгеләвенчә, хәзерге ата-аналар еш кына балаларын мөмкин кадәр иртәрәк беренче сыйныфка бирергә омтыла, әмма физиологик яктан күпчелек балалар моңа әзер түгел.

Төп проблема интеллектуаль сәләтләрдә түгел, ә нерв системасының һәм баш миенең өлгереп җитмәвендә, алар баланың үз-үзен тотышы һәм игътибарлылык өчен җавап бирә. Эксперт ассызыклавынча, 6,5 яшьтә балага статик йөкләнешләргә түзәргә — 30-40 минут рәттән берничә дәрес хәрәкәтсез утырырга бик авыр. Психолог билгеләп үтүенчә, соңгы биш елда ул тикшергән меңләгән бала арасыннан аңа чыннан да мәктәпкә эмоциональ һәм физиологик яктан әзер булган. 6,5 яшьлек бер бала очраган.

“Баланы укуга соңрак бирү яхшырак — җиде ярым яшьтә ул мәктәпкә әзер, уйнап туйган, физиологик яктан өлгергән була”, — ди белгеч.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас