+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июнь , 03:30

Акчалата компенсацияме, әллә мәктәп формасымы?

Акчалата компенсацияме, әллә мәктәп формасымы?Акчалата компенсацияме, әллә мәктәп формасымы?
Акчалата компенсацияме, әллә мәктәп формасымы?

Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Аналар советы” рәисе Татьяна Буцкая күпбалалы гаиләләргә чыгымнарны өлешчә генә каплый торган төбәк компенсациясе урынына мәктәп формасын бушлай бирергә тәкъдим итте.

Русиядә мәктәп формасына өлешчә компенсация алырга мөмкин, әмма түләүләр суммасы һәм адресатлар һәр субъектта аерыла. Төбәкләр аны алу өчен критерийларны үзләре билгели: беренче сыйныф укучыларына, күпбалалы яки аз керемле гаиләләргә һәм башкалар.

Татьяна Буцкая билгеләвенчә, укучыларны исемле форма белән тәэмин итү дөрес карар булыр иде. Юкса, бер төбәктә күпбалалы гаиләләрдәге укучылар өчен түләү 2,5 мең сум тәшкил итә, икенчесендә – 12 мең сум. Шул рәвешле, кемдер бу акчага күлмәк белән пиджак кына сатып ала, ә кемдер – тулы комплект, дип аңлата парламентарий.

Ул, шулай ук, мәктәп формасы җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен дәүләт тарафыннан агымдагы һәм киләсе елда 100 миллион сум бүлеп биреләчәген әйтте.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас