

Мәгариф министрлыгы 10-11нче сыйныфлар өчен урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) яңартты. Аны агымдагы елның июлендә раслау планлаштырыла, ул 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
Документ укучыларның барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнү хокукын ныгыта, теләгән очракта тирәнтен өйрәнүне сайларга мөмкин.
"Укучылар шәхси белем траекториясе һәм булачак һөнәрләре нигезендә белем алачак. Гомуми әзерлек кирәк булганнар база дәрәҗәсен сайлый ала, ә аерым предметларны тирәнтен өйрәнү укучының теләгенә карап булачак", — дип белдерде Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәктәпләрдә укулар алты төп: табигый-фәнни, агротехнологик, гуманитар, технологик, социаль-икътисади һәм универсаль юнәлешләр буенча алып барылачак.
Автор фотосы.