+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июнь , 03:20

Беренче сыйныфларга кагылмый

Русиянең Мәгариф министрлыгы боерыгына ярашлы, беренче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелмаячак. 

Беренче сыйныфларга кагылмыйБеренче сыйныфларга кагылмый
Беренче сыйныфларга кагылмый

Мәктәптә тәртип кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту һәм укучыларның тәртибен бәяләү өчен: “үрнәкле”, “рөхсәт ителә торган” һәм “рөхсәт ителми торган” дигән критерийлар белән шкала расланган. Приказда әлеге нигезләмәләрнең беренче сыйныф укучыларына кагылмавы аерым ассызыклана.

Алдагы уку елында сынау режимында укучыларның тәртибен бәяләүнең яңа системасын илнең һәр төбәгендәге ун мәктәбендә кертәчәкләр. Тагын бер елдан соң бу модельне илнең барлык гомуми белем бирү оешмаларына кертергә планлаштыралар.

Балачакны, гаиләне һәм тәрбия эшен өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева билгеләп үтүенчә, тәртип өчен билгеләр сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм педагог- психологлар катнашлыгында куелачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас