

Бу ясалма интеллект үсеше белән бәйле. Бу хакта Русиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде.
Ул билгеләп үтүенчә, хәзерге буын ясалма интеллект технологияләрен үзләштереп кенә калмаячак, ә алар аша һәм алар ярдәмендә эшләячәк, уйлаячак һәм яшәячәк.
Шуңа күрә бүгенге көн дипломы юкка чыгачак. Министр фикеренчә, киләчәктә югары белем бирү системасы үзенең тарихи нигезләренә: телдән бәяләүгә һәм аралашуга әйләнеп кайтачак, бу очракта һәр студентның сәләте һәм белеме тулы дәрәҗәдә күренәчәк.
Русия империясендә югары уку йортларын тәмамлаучылар профильле предметлар (телдән һәм язма) буенча дәүләт имтиханнарын тапшырганнар. 1917 елдан соң имтиханнарны гамәлдән чыгаралар, әмма 1920 еллар башына, таләпләрне катгыйландырып һәм социаль сәяси фәннәр өстәп, янә тергезәләр. СССР югары уку йортларында диплом эшләре закон нигезендә 1932 елда СССР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән кертелә.
Әлеге вакытта диплом эше — студентларның мөстәкыйль йомгаклау иҗади эше, ул соңгы, чыгарылыш курсында башкарыла. Аның максаты — студентларның махсус теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен системалаштыру, гомумиләштерү һәм тикшерү.
Автор фотосы.