+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июнь , 03:25

Тугызынчыларны яңа сынау көтә

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән телдән имтихан 2028 ел башында мәҗбүри кертелергә мөмкин.

Тугызынчыларны яңа сынау көтәТугызынчыларны яңа сынау көтә
Тугызынчыларны яңа сынау көтә

 Бу хакта “Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

“2028 елда февральдә яки мартта, әлегә төгәл билгеләмәдек, 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар тарих буенча телдән мәҗбүри имтихан тапшырачак", — дип ачыклык кертте ул.

Анзор Музаев аңлатуынча, 11нче сыйныф укучыларының тарих буенча белемнәрен тикшерүнең шундый ук форматын кертү әлегә каралмый.

Мәгариф министрлыгыннан белдерүләренчә,  яңа сынау дәүләт имтиханына керү өчен төп шартларның берсе булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас