+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Июня , 10:25

Уфада “Галия” мәдрәсәсенең үткәне һәм киләчәге турында фикер алыштылар

ХХ гасыр башында мөселман дөньясының иң мөһим мәгариф үзәкләренең берсенә әверелгән Уфаның “Галия” мәдрәсәсе быел 120 еллыгын билгели. Русия Ислам университетында уку йортының һәм мәгърифәтче, педагог, Исламият белгече, фәлсәфәче, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, атаклы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камалиның Башкортстан территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә Исламның үсешенә йогынтысы һәм роле турында фикер алыштылар.

Уфада “Галия” мәдрәсәсенең үткәне һәм киләчәге турында фикер алыштыларУфада “Галия” мәдрәсәсенең үткәне һәм киләчәге турында фикер алыштылар
Уфада “Галия” мәдрәсәсенең үткәне һәм киләчәге турында фикер алыштылар
Зыя Камали (Пәрвәзетдин Җәмалетдин улы Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә (иске стиль) әлеге Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Казан губернасының Тәтеш өязеннән, авылда урнашканчы Иделдә бурлак булып көн күргән. Гаиләсе фәкыйрь булуына карамастан, Пәрвәзетдин алты яшендә авыл мулласыннан сабак ала башлый. Тырышлыгы белән бүтән шәкертләрдән аерылып тора.

Уфадагы “Госмания” мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы 1898 елда Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле “Әл-Әзһар” университетында укый. Нәкъ шул вакытта ул Зыя (Зыяэтдин) исемен ала.

1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм “Госмания” мәдрәсәсендә укыта башлый. Мисырда укыганда ук Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “пакь булган Ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Мәгариф тарафдары Зыя Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә “Ислам дөньясы” (“Әлгаләмел Ислам”) гәзите чыгара башлый (1906-07). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди.

Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, Зыя Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә “Галия” мәдрәсәсе (“Мәдрәсәи Галия Диния”) эшли башлый. Зыя Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-18, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: “Мәдрәсә минем өчен – кан тамырларымнан агучы каным, ул – йокысыз төннәрем, ул – минем бөтен шатлыгым һәм тормышым”, – дигән.

Мәктәп-мәдрәсәләр ачуны дин исеменнән генә башкарырга мөмкин булганлыктан, “Галия” мәдрәсәсе Уфа шәһәренең 2нче мәхәлләсе карамагында була һәм 1906 елның 10 октябрендә шушы мәхәллә имамы Зариф Галикәй кибетенең аскы катында эшли башлый. Беренче елда 70 шәкерт кабул ителә. Мәдрәсәгә башта Габделлатиф хаҗи Хәкими, Бәдретдин Нәзиров һәм башкалар акчалата ярдәм итәләр. Мәдрәсәнең үз бинасын төзү мәсьәләсен чишү өчен Петербург университетын тәмамлаган юрист, күренекле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Сәлимгәрәй Сәетхан улы Җантуринның Уфадагы йортында җыелыш һәм иганә җыю үткәрелә. 1908 елның маенда мәдрәсәгә нигез салына. Шул ук елның ноябрь аенда мәдрәсә төзелеп бетә. Татар байлары акчасына салынган бу бина 42 мең сумга төшкән.

1919 елда мәдрәсә 2нче баскыч ирләр мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул 15нче татар мәктәбе сыйфатында 1970 елларга кадәр эшләп килә. Чернышевский урамындагы 5нче санлы йортта озак еллар Уфаның 92нче акыл үсеше тоткарланган балалар мәктәбе булды.

70 елдан артык дәһрилек хөкем сөргәннән соң, 1989 елда дәүләтнең рөхсәте белән Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте карамагында имамнар әзерләү өчен мәдрәсә ачыла. Укырга 71 шәкерт кабул ителә. Мәдрәсәнең беренче җитәкчесе Касым хәзрәт Сәлимов иде. Бераздан мәдрәсә Ризаэтдин ибн Фәхретдин исмендәге Ислам институтына әверелә. 2001 елның гыйнварында Уфа шәһәр Советы карары белән “Галия” мәдрәсәсенең тарихи бинасы Үзәк диния нәзарәтенә кайтарыла. Ремонт эшләре башкарылганнан соң Ислам институты анда күчә. 2004 елдан “Галия” мәдрәсәсе нигезендә Русия Ислам университеты эшләп килә.

— “Галия” мәдрәсәсе дәүләтебез тарихының иң катлаулы чорларында кадрлар әзерләүдә гаять зур роль уйнады, — дип билгеләп үтте Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин. - Зыя Камали – илебез тарихындагы иң бөек дин галимнәренең берсе. Ул һәм башка дин әһелләре бу чорда биредә, Русиядә, Башкортстанда гына түгел, ә Урта Азия һәм Кавказда да кадрлар әзерләүгә өлеш керттеләр. Советлар Союзы таркалуга карамастан, гаять зур держава халыклары тарихи хәтерне саклый. Шуңа күрә мәдрәсәнең 120 еллыгын Бәйсез Дәүләтләр Берлеге кунаклары катнашлыгында билгеләп үтәчәкбез.

Русия Ислам университеты ректоры Гомәр Таҗетдинов юбилейга тарихи бинаны капиталь ремонтлау һәм яңа корпус төзү планлаштырылуы турында әйтте.

— 2001 елның гыйнварында шәһәр Советы Президиумы карары белән мәдрәсә бинасы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университетына тапшырылды, - дип искә төшерде ул. - Һәм бүген Русия Ислам университеты “Галия” мәдрәсәсе нигез салган дини ислам мәгарифенең күркәм традицияләрен дәвам итүче булып тора һәм илебезнең иң яхшы Ислам югары уку йортлары бишлегенә керә.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең тел һәм әдәбият тарихы институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Марсил Фәрхшатов тарихчыларга Зыя Камали биографиясен һәм мирасын өйрәнәсе бар әле, дип билгеләп үтте. Ул мәдрәсәгә кагылышлы архив материалларын җыярга һәм мәгърифәтченең үзе исән чакта дөнья күрмәгән хезмәтләрен бастырып чыгарырга чакырды.

Фото: vk.com/riuufa
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас