+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Июня , 06:40

Урыс теленнән 100 балл җыючылар билгеле

Былтыр андый укучылар саны ике тапкыр азрак иде.

Урыс теленнән 100 балл җыючылар билгелеУрыс теленнән 100 балл җыючылар билгеле
Урыс теленнән 100 балл җыючылар билгеле
Республикада урыс теле буенча Бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды. Бу мәҗбүри фәннән БДИны 16 164 укучы тапшырды. Нәтиҗәләр белем дәрәҗәсенең шактый үсүен күрсәтте, дип хәбәр итте Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

Йөз балл җыючылар саны 22 кешегә җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк, былтыр андыйлар 11 булган (яңадан тапшыруларны исәпкә алып — 13). Югары әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук, 81 һәм аннан югарырак балл җыйган 2640 чыгарылыш сыйныф укучысы раслады. 61 һәм аннан да югарырак балл алучылар саны да арткан.

"Урыс теле — безнең мәдәниятебезнең, тарихыбызның һәм милли тәңгәллегебезнең нигезе. Мондый нәтиҗәләр — республика мәгариф системасының дөрес юнәлештә баруын, ә укучыларыбызның тирән белем алуын һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга керергә әзер булуларын турыдан-туры дәлилли», — дип язды Илдар Мәүлетбирдин MAX-каналында.

Министр укытучыларга, остазларга һәм ата-аналарга бәяләп бетергесез хезмәтләре, сабырлыклары һәм һәр балага ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм педагоглар югары профессионализм күрсәтә һәм төбәктә сыйфатлы белем бирү традицияләрен дәвам итә.
Билгеле булуынча, узган елда Башкортстан югары уку йортларына укырга кергән йөз балл җыючылар — 150 мең сум, ә аларның укытучылары 50шәр мең сум алган. Мондый практика укучыларны югары нәтиҗәләргә стимуллаштыра һәм төбәктә талантлы яшьләрне калдыруга ярдәм итә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас