

Документ файдалы казылмалар яткылыкларын эзләү өлкәсендә белгечләр әзерләүгә, уртак белем бирү программаларын, фәнни тикшеренүләрне һәм студентлар алмашын үстерүгә юнәлтелгән. Шулай ук УДНТУ базасында Кытай-Русия халыкара геологик кыр практикасы үзәге булдыру планлаштырыла.
УДНТУ ректоры Олег Баулин әйтүенчә, университет инде күптән Кытай вузлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Бүген уртак программалар буенча 450дән артык студент белем ала, аларның 51е «Урыс теле + файдалы казылмалар ятмаларын эзләү» программасында укый.
Кытай нефть университеты ректоры Цзинь Янь энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлекнең Кытай белән Русия арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуын, ә телләрне өйрәнү халыкларны якынайтуын билгеләде.
Фото: pravitelstvorb.ru