+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Июля , 07:50

Тугыз укучыбызда ике фәннән – 100әр балл!

Мәктәп тәмамлаучылар БДИда югары нәтиҗәләр белән сөендерә.

Тугыз укучыбызда ике фәннән – 100әр балл!Тугыз укучыбызда ике фәннән – 100әр балл!
Тугыз укучыбызда ике фәннән – 100әр балл!

Агымдагы елда БДИның төп чорында 17692 укучы катнаша — бу узган елдагыга караганда 879га күбрәк. Шуларның 16373е — агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар.

“Дәүләт йомгаклау аттестациясе – 11”не үткәрү өчен 161 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Башкортстанда БДИ тапшыручы укучылар арасында инженерлык һәм табигый-фәнни предметлар буенча имтихан тапшыручылар 42,68 процентка җиткән, бер ел элек бу күрсәткеч – 39,72 процент, ә 2024 елда 25,4 процент булган. Билгеле булуынча, республика бу юнәлеш буенча Русиядә икенче урынны били. 11нче сыйныф укучылары сайлаган фәннәр арасында иң популярлары: профильле математика (62,9 процент), җәмгыять белеме, информатика (28,2 процент) һәм физика (24,7 процент).
Билгеле булуынча, быел укучылар югары уку йортларына документлар кабул итү вакыты тәмамланганчы, төгәлрәге – 8 һәм 9 июльгә кадәр, бер фәннән БДИны яңадан тапшыра ала. Бу очракта яңадан тапшыру нәтиҗәсе генә саналачак, шуңа күрә укучыларда үз белемнәренә ныклы ышаныч булырга тиеш.
Әйтергә кирәк, республика укучылары беренче имтиханнарда ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 1 июньдә үткәрелгән химия, тарих һәм әдәбият буенча имтиханнарның нәтиҗәләре укучыларның җитди әзерлеген күрсәтте. Башкортстанда химиядән имтиханны 2920 кеше тапшырды. Аларның 51е, сынауны “бишле”гә үтәп, 100әр балл җыйды. 659 кеше 81 һәм аннан югарырак балл алды.
Әдәбияттан 507 кеше имтихан тапшырды. Алар арасында 7 укучы 100 балл алса, 81 һәм аннан югарырак баллны 59 кеше җыйды.
Тарихтан имтиханны 1524 укучы сайлаган. Ике укучы – 100 балл, 81 һәм аннан югарырак баллны 228е алган.
Мәҗбүри фәннәрдән: урыс теле һәм математика буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды.
Республикада урыс теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын 16164 укучы тапшырды. Нәтиҗәләр белем дәрәҗәсенең шактый артуын күрсәтте, дип хәбәр итте Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Йөз балл җыючылар саны 22 кешегә җитте. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк, былтыр андыйлар 11 булган (яңадан тапшыруларны исәпкә алып – 13). Югары әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук, 81 һәм аннан югарырак балл җыйган 2640 чыгарылыш сыйныф укучысы раслады. 61 һәм аннан да югарырак балл алучылар саны да арткан.
“Мондый нәтиҗәләр – республика мәгариф системасының дөрес юнәлештә баруын, ә укучыларыбызның тирән белем алуын һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга керергә әзерлекле булуын турыдан-туры дәлилли”, – дип ассызыклады Илдар Мәүлетбирдин.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИда 14 чыгарылыш сыйныф укучысы – 100, ә 2161е 81 һәм аннан югарырак балл алды. Предмет буенча уртача балл 69,1гә кадәр артты.
Математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны 6425 кеше тапшырды. “4” һәм “5” билгеләрен 4613 чыгарылыш сыйныф укучысы алды, бу – имтихан тапшыручыларның гомум санының 70 проценттан артыгы.
Башкортстанда физика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарга да йомгак ясалды. Физикадан имтиханны барлыгы 3424 укучы тапшырды. Йөз балл җыючылар – 61, югары балл җыючылар (81+) 819 укучы. Җәмгыять белемен 4949 кеше сайлаган. Биредә 3 укучы – 100 балл һәм 479ы югары балл җыйган.
Бу көннәрдә ике имтихан нәтиҗәләре буенча 200 балл җыючыларның да исемнәре билгеле булды. Берьюлы тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы, ике фәннән 100әр балл җыеп, максималь нәтиҗә күрсәтте. Соңгы имтихан нәтиҗәләре буенча йөз балл җыючылар саны 183 укучыга җитте, узган елда андыйлар 159 кеше иде.
“Быел шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәп укытучыларына 50 мең сум күләмендә, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыеп, республика вузларына укырга керүчеләргә 150 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк”, — дип белдерде ведомство башлыгы Илдар Мәүлетбирдин.
Алда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен резерв көннәр бар, шулай ук, алар бер фәннән БДИны яңадан тапшыра ала. БДИның соңгы нәтиҗәләре билгеле булуга мондый укучыларыбызның саны тагын да артыр әле. Кызлар һәм егетләргә уңышлар телибез!

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас