+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Июля , 11:05

Ватанпәрвәрләр үстерик!

Бу юнәлештә әдәби әсәрләр һәм нәфис фильмнар бүген тиешенчә файдаланыламы?

Ватанпәрвәрләр үстерик!Ватанпәрвәрләр үстерик!
Ватанпәрвәрләр үстерик!
Май аенда телевизордан бик еш сугыш турындагы нәфис фильмнар күрсәтелде. Алар арасында безнең буын карап үскән совет кинолары да, яңа төшерелгәннәре дә бик күп. Без аларны яратып карыйбыз, ә менә яшь буын карый микән? Ә бит кинолар, китаплар зур тәрбияви чара булып тора. Җәмгыятебездә борынгыдан яшәп килгән туган илгә мәхәббәт, туган җиреңне ярату, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучанлык кебек күркәм сыйфатлар юкка чыкмасын өчен патриотик тәрбиягә игътибар зур булырга тиеш.

Бүгенге яшьләр арасында туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар да юк түгел. Укытучылар кайбер балаларга патриотик рухтагы әсәрләрне аңлату да читенләшүен билгели, чөнки алар үз кызыксынуларын җәмгыятьтән, Ватаннан өстен куя. Ләкин, җәмгыятебез ничек кенә үзгәрмәсен, без яшь буынны туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә, бөеклекне түбәнлектән аера белергә өйрәтергә тиешбез. Шуңа да Бөек Ватан сугышы темасына төшерелгән киноларга, язылган китапларга мөрәҗә­гать итү урынлы, шул темага язылган әсәрләрне уку, алар эчендә кайнау, геройлар тормышы белән яшәү илебез халкының киңкүләм батырлыгын, патриотизмын, эчкерсез һәм аяусыз көрәшен ныграк ачып бирергә ярдәм итә.
Без бит урыс язучыларының, шулай ук татар-башкорт язучыларының үлемсез әсәрләрен укып, шулар белән хисләнеп үстек, алар бездә Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләде.
Китапханәчеләр, музей хезмәткәр­ләре, тел укытучылары Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләргә таянып бик еш китап укучылар конференцияләре, экскурсияләр, “түгәрәк өстәл”ләр оештыра, әсәрләрне сәхнәләштерә, фәнни-тикшеренү, иҗади эшләр, инша язу, китапчыклар нәшер итүгә җәлеп итә иде. Шулай ук сугыш ветеран­нарының истәлекләрен язып алу эшенә дә бик теләп алына идек.
Шулай ук дәресләрдә сугыш турындагы китапларны сыйныф белән кычкырып укый идек. Аннары фикер алышабыз, батырлык турында сөйләшә­без. Кырык елдан артык вакыт үтсә дә, бу чаралар әле дә истә булгач, димәк, андый чараларның нәтиҗәсе зур, бүген дә бу эшне оештырганда, балалар сугыш турындагы чын дөрес­лекне белеп үсәр иде.
Минемчә, мәктәптә тәрбия бирүнең төп максаты: төрле яктан әзерлекле гражданнар — киләчәк җәмгыятьне төзүчеләр һәм саклаучылар әзерләү. Бу эшне әдәби әсәрләр уку аша алып бару тагын да уңышлырак. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була, уңай геройлар мисалында тәрбияләнү күркәм эшләр башкарырга омтылышын да көчәйтә. Дөньяда иминлекне сакларга, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтәбез дисәк, ачлык, ялангачлыкны ачык чагылдырган сугыш темасына кагылмый булмый. Әгәр дә болар яңадан кабатланмасын дисәк, сугыш китергән фаҗига турында киләчәк буынга туктаусыз сөйләп торырга тиешбез.
Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Имеш, ныгып та бетмәгән буынга сугыш турында артык күп сөйләргә кирәкми, аларның психикасын бозарга ярамый, үзләре үскәч аңларлар әле. Мин исә үз фикеремдә калам: ил, ватандашлар кичергән михнәтләрне балалар белеп үсәргә тиеш, беренчедән, бу – безнең тарих, икенчедән, ул — кисәтү. Сугышны онытсак, аның кабатлануын көт тә тор!
Балагыз белән берничә кичне патриотик фильмнар карарга багышлау файдага гына булыр. Яшь буын аларны белергә, ата-бабаларыбыз батырлыгы белән горурланып, үрнәк алып үсәргә тиеш.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас