+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 июль , 11:10

Радий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның яңа прокуроры Иван Грибов белән очрашты. Төбәк җитәкчесенә аны Русия Генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин тәкъдим итте.

Радий Хәбиров яңа прокурор белән очраштыРадий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты
Радий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты
Искәртәбез, Иван Грибов Русия Президентының 2026 елның 28 июнендәге Указы белән Башкортстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнде.

- Иван Владимирович - тәҗрибәле һәм компетентлы җитәкче. Ул килү белән республика прокуратурасы яңа уңышларга ирешәчәк, дип саныйм. Ведомство башлыгы алдында торган иң төп бурыч – коллективның эшен, хакимият органнары һәм халык белән хезмәттәшлекне оештыру. Тулаем алганда, безнең барлык гамәлләребез төбәкнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, - диде Николай Шишкин.

Республика Башлыгы яңа прокурорны вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм аңа хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде.

- Башкортстан-зур күпмилләтле төбәк. Алда бурычлар күп, аларның иң мөһиме - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Моннан тыш, без икътисадның һәм социаль өлкәнең тотрыклы эшләве өчен бөтен көчебезне куябыз, гомумдәүләт проектларын һәм башка федераль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моның өчен киләчәктә дә һәр җаваплы участокта законлылыкны саклауны тәэмин итәргә кирәк. Безнең уртак бурычыбыз – гражданнарыбызның социаль тотрыклылыгын һәм тынычлыгын саклауга ярдәм итү.
***

Шул ук көнне Радий Хәбиров ведомствоның яңа җитәкчесен билгеләү уңаеннан Башкортстан прокуратурасы киңәшмәсендә катнашты. Николай Шишкин Иван Грибовны коллективка тәкъдим итте һәм эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас