

Мәктәп еллары... Әле барысы да алда, бәхет бусагада көтеп тора кебек... Бу көннәрне онытырга мөмкинме соң?
1955 елның 1 сентябрендә Бикмәт башлангыч мәктәбе бусагасын атлап кергән кояшлы көн, беренче укытучым Мөхәҗирә Камилҗан кызы Локманова йөрәгемдә гомерлек урын алды! Һәркемнең үз остазы, ләкин минеке чыннан да алтын иде.
Арытаба уку Яңа Коты сигезьеллык мәктәбендә, аннары Чакмагышның 1нче урта мәктәбендә, Уфа нефть институтында дәвам итте.
Балачактагы иң якты хатирәләр – мичтән яңа чыккан ипи һәм яңа чабылган үлән исе булса, мәктәп еллары да якты, чагу мизгелләргә бай булды.
Яңа Коты мәктәбендә безне директор, РСФСРның атказанган укытучысы Әнвәр Бәхти улы Мөлеков җитәкчелегендәге искиткеч коллектив каршы алды. Математика укытучысы Гамбәрә Минһаҗ кызы Мөлекованы, үз һөнәренең остасын, аерым телгә аласым килә. Аның “Егетләр, сез бәхетле кешеләр. Мондый искиткеч чорда яшәвегез белән горурланыгыз, яхшы укыгыз!” – дигән сүзләре безнең өчен гомерлек үгет-нәсыйхәт булды. Аның тырышлыгы белән сыйныфташларымның күбесе 60 елдан соң да математиканы яхшы белә.
География дөньясына безгә юл күрсәтүче – Ләес Шәех улы Дәүләтшин булды. Ул белем генә бирмәде, безне туризм һәм спорт юнәлеше аша туган якка гашыйк итте. Мин бу спорт төре буенча ике тапкыр республика чемпионы булдым.
Вениамин Иванович Уваровны да онытырлык түгел. Ул урыс теле һәм әдәбиятыннан бер генә ел укытса да, безнең күңелләрдә онытылмаслык эз калдырды. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм җанлы булды, ә интернатта ул оештырган кичәләр татар авыллары малайлары хәтерендә мәңгегә сакланып калды.
Тукай һәм Такташ шигъриятенең матурлыгын ачкан Җәмилә Харис кызы Габидуллина бездә туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Ләкин минем өчен төп остаз, үзем охшарга теләгән кеше Рим Шәрифҗан улы Айдагулов булды. Аның физика дәресләре арытаба уңышлы уку өчен миңа ныклы нигез булды, ә рәсем дәресләре рәсем сәнгатенә һәм иҗатка кызыксыну уятты. Нәкъ менә ул минем сыйныф гәзитләрен бизәү белән мавыгуымның башында торды. Арытаба мәктәп, факультет, завод стена гәзитләрен чыгаруда да ярдәм итте. Бу гаҗәеп кеше, искиткеч матур шигырьләр җыентыгы чыгарып, үзендә физика белән лириканы бик яхшы берләштерде. Бу укытучылар безнең өчен юл күрсәтүче йолдызларга әверелде, аларның яктылыгы әле дә тормыш юлыбызны яктырта.
Бигрәк тә яшьлегемне җылы хисләр белән искә алам, иң яхшы сыйныф һәм мәктәп турында уйлаганда йөрәгем җылылык белән тула. Миңа республиканың иң яхшы мәктәпләренең берсендә уку бәхете тиде, һәм бу гади сүзләр генә түгел.
Белемгә омтылулары белән безнең барыбызга да үрнәк булган сыйныфташларыма рәхмәт. Мин Дамира Галимова белән Лилия Мусинаны горурланып искә алам, алар укытучы һөнәрен сайлап, бу тормышта үз урыннарын тапты. Дамира Әлтәф кызы җитәкче һәм Башкортстанның атказанган мәгариф эшлеклесе булып, югары дәрәҗәгә иреште.
Ләкин ул чорның төп хәзинәсе – безнең укытучыларыбыз иде. Бу истәлекләрнең үзәгендә – безнең кырыс, әмма чиксез гадел остазыбыз, сыйныф җитәкчебез Риф Гарифулла улы Насыйров. Ул безнең өчен тормыш укытучысы булды, тарихны абсолют белүне таләп итте, җаваплылыкка өйрәтте. Мин аның: “Бертөрле кешеләр дә, язмышлар да юк, һәркемне аңларга тырышып яшәргә кирәк”, – дигән акыллы сүзләрен беркайчан да онытмаячакмын. Аның белән янәшә Октябрина Григорьевна Чепконы куяр идем. Ул безне гаҗәеп сабырлык һәм киң күңеллелек белән яратырга өйрәтте.
Нәкъ менә әлеге кешеләр – укытучыларыбыз бездә белемгә омтылу культы тудырдылар. Алар безгә үз фәннәрен генә өйрәтеп калмыйча, җаннарының бер өлешен салдылар, әдәплелеккә һәм кешелеклелеккә өйрәттеләр.
Сыйныфташларымның озын исемлегенә карап, мин ышаныч белән әйтәм: миңа иң яхшы сыйныфта иң яхшы укытучыларда уку насыйп булды. Чакмагыш 1нче мәктәбендә салынган белем һәм әхлакый нигез безгә гомер буе терәк-таяныч булды.
Белем учагында тырышып уку өчен 1965-1966 уку елында мәктәпне алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлаган иң яхшы сыйныфташларымның роле зур булды. Алар арасында – Луиза Сибәгатуллина, Римма Сабитова, Илдус Галимов, Салават Усманов, Владислав Шаһапов, Рәдил Галиев.
Мәктәп үз эшчәнлеге чорында бик күп талантлы һәм күренекле кешеләрне чыгарды, алар авылның, районның, республиканың үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертте. Алар минем якташларым – Чакмагыш халкы горурлыгы булган сыйныфташларым арасында да аз түгел. Арада җитәкчеләр һәм медицина хезмәткәрләре, финансистлар һәм программистлар да бар. Һәм аларның һәрберсе турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә мөмкин.
Мин аларның казанышларын сокланып санап үтәм: легендар тренер, дөнья чемпионнарын тәрбияләүче Ранис Баянов; фәнебезне данга күмгән фән докторлары Салават Усманов һәм Владислав Шаһапов; сөйкемлелеге педагог таланты белән бергә кушылган Луиза Сибәгатуллина; уникаль төзүче Венер Нәфыйков һәм районда уңдырышлылыкны күтәргән агроном Ринат Мостафин; нефть сәнәгате тармагына 40 ел гомерен биргән Рауис Имаев; югары һөнәри осталыгы белән дан казанган педагог, халык мәгарифе отличнигы Динура Солтанова.
Минем сыйныфташларымның һәрберсенең үз язмышы, әмма аларның барысын да мәктәп еллары берләштерә. Аларның һрберсе мәктәп елларын аерым җылылык белән искә аладыр, дип ышанам. Мәктәп еллары турындагы якты истәлекләрне саклап, балаларына, оныкларына, бәлки, аларның балаларына сөйлиләрдер.
Мин чын күңелдән бу белем учагының, яңа буын талантлар кабызып, чәчәк атуын телим.
Рәдил ГАЛИЕВ,
1966 елда Чакмагыш урта мәктәбен тәмамлаучы, техник фәннәр кандидаты, СССР уйлап табучысы, Башкортстан нефть һәм газ сәнәгате тармагының атказанган хезмәткәре.