+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 Июля , 14:24

Ике квалификация – бер диплом

Студентлар төп белгечлек белән бергә IT яки менеджментны да үзләштерәчәк. Яңа программа УГНТУның гуманитар юнәлешләрендә эшли башлый.

Ике квалификация – бер дипломИке квалификация – бер диплом
Ике квалификация – бер диплом

Башкортстанда беренче тапкыр гуманитар юнәлештә укучы студентлар берьюлы ике квалификация алачак. Кампус резиденты - Уфа дәүләт нефть техник университетында яңа уку елыннан бу мөмкинлек «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр», «Медиакоммуникацияләр» һәм «Социаль-мәдәни эшчәнлек» юнәлешләрендә белем алучылар өчен ачыла.

Студентлар төп белгечлекләре белән беррәттән «Кулланма информатика» яки «Менеджмент» буенча да белем алачак. Алар профиль фәннәреннән тыш программалаштыру, мәгълүмати технологияләр, мәгълүмати иминлек, идарә итү нигезләрен дә өйрәнәчәк.

Университетта билгеләп үтүләренчә, мондый әзерлек яшь белгечләрнең хезмәт базарындагы көндәшлеккә сәләтен арттырырга ярдәм итәчәк. Уку тәмамлагач, чыгарылыш студентларына ике квалификация күрсәтелгән бер диплом тапшырылачак.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас