

1 августтан XIV Бөтенрусия «Иң яхшы педагогик династия» бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана. Быел ул М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан Башкортстан Мәгариф министрлыгы һәм «Педсодружество» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә, Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.
Бәйгенең төп максаты – күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган педагогик династияләрнең эшен җәмәгатьчелеккә таныту, укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм гаилә традицияләрен ныгыту.
Бәйге өч номинация буенча үткәрелә. Финалга чыккан катнашучылар 17–19 ноябрьдә Уфада узачак сынауларда көч сынашачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Тулырак: pravitelstvorb.ru
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru