+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Августа , 17:59

Уфа – беренче унлыкта!

Уфа югары уку йортларына керү өчен иң популяр шәһәрләр унлыгына керде. Быел укырга 45 меңгә якын кеше документлар тапшыра.  

Уфа – беренче унлыкта!Уфа – беренче унлыкта!
Уфа – беренче унлыкта!

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң күп укырга керергә теләүчеләр Мәскәүдә — якынча 511 мең кеше. Аннан соң Санкт-Петербург (212 мең), Казан (90 мең), Екатеринбург (82 мең) һәм Новосибирск (64 мең) бара. Уфа Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Краснодар һәм Томск белән бергә унлыкка керде.

Дәүләт хезмәтләре аша Русия югары уку йортлары 1,2 миллионнан артык абитуриенттан 4,3 млн гариза алган.
Иң кирәкле юнәлешләр булып инженерлык белгечлекләре, педагогика, медицина һәм IT кала.

Башкортстанда быел 17 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 11 меңнән артыгы бакалавриатка һәм специалитетка.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас