Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, 2026 елда БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныфы укучыларын әзерләгән укытучыларга 50 мең сум, шулай ук БДИда 100 балл җыеп, республика югары уку йортларына укырга кергән чыгарылыш сыйныфы укучыларына 150 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк.
«Республикада дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыруның нәтиҗәле системасы барлыкка килде, барлык муниципалитетлар да БДИ үткәрүгә җаваплы эшкә җитди карады", - дип уртаклашты Илдар Мәүлетбирдин.
Фото: Башинформ