+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Августа , 13:40

Башкортстанда 54 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтлана

Башкортстанда 2026 елда мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау федераль программасы буенча 54 объект яңартыла – 42 мәктәп, алты балалар бакчасы һәм алты колледж.



Бу хакта Республика хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев төбәк Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа уку елында 28,5 меңнән артык бала һәм студент яңартылган мәгариф учреждениеләренә киләчәк.

Эшләрне Ишембай шәһәренең 19нчы мәктәбендә, Стәрлебаш районының Кабакуш авылы мәктәбендә, Күмертауның 6нчы мәктәбендә, Мишкә районының Чурай авылы гимназиясендә, Авыргазы районының Шланлы авылы мәктәбендә, «Светлячок» Сибай балалар бакчасында, Стәрлетамак политехник һәм Бөре медицина-фармацевтика колледжларында төгәлләделәр.

Мәктәпләр буенча төзелеш эшләренең әзерлек дәрәҗәсе - 95,6 процент, балалар бакчалары буенча – 75,3 процент, колледлар буенча – 96,8 процент. Объектларны 1 сентябрьгә кадәр тапшырырга планлаштыралар.

Шулай ук быел Башкортстан тагын бер мөһим объектны – Әлшәй районы Раевка авылындагы Русия Герое Алмаз Сафин исемендәге 2нче мәктәпне капиталь ремонтлауга өстәмә федераль финанслау алды. Планда - аның буенча эшләрне декабрьдә үк тәмамлау.

Бу хакта https://glavarb.ru/ru/news/event/v-bashkortostane-v-2026-godu-po-prezidentskoy-programme-remontiruyut-54-obrazovatelnyh-uchrezhdeniya-90632/ сылтамасы аша кереп, тулысынча укырга мөмкин.

Фото: https://glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас