

Башкортстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән комплекслы эш алып барыла. Билгеләнгән эшнең төп юнәлешләре Башкортстан Республикасында сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү концепциясендә беркетелгән.
Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән остазларга ярдәм чаралары республика Башлыгының Указы белән расланган. Җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга – 300 мең сум, призерларга һәм остазларына 150 мең сум премия каралган.
2023 елдан Башкортстанда төбәк тренерлар командасын формалаштыру системасы кертелде, ул фәннәр буенча баш тренерларны билгеләүне һәм тренерлар командасы составына укытучы-остазларны сайлап алуны күздә тота. Узган елда республика Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабына җибәрелгән укучылар саны буенча төбәкләр рейтингында бишенче урынны алды. Йомгаклау этабында республиканың мәгариф оешмаларыннан барлыгы 153 укучы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерларның гомум саны – 57 укучы.
Башкортстан Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабына җибәрелгән катнашучылар саны буенча төбәкләр рейтингында быел да бишенче урынны саклап калды.
“Башкортстан мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча гадәттәгечә иң көчле төбәкләр унлыгына керде, хәзер без илнең иң яхшы субъектлары бишлегендә”, – дип белдерде республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Йомгаклау этабында республикадан катнашучылар 193 кешегә кадәр арткан – бер ел элек 153, ә 2024 елда 113 булган. Быел җиңүчеләр һәм призерларның гомум саны 78 кеше тәшкил итте: 13 җиңүче һәм 65 призер. Узган елда 11 җиңүче һәм 46 призер булган. “Бу олимпиада хәрәкәтендә катнашу чорында республиканың иң яхшы нәтиҗәсе”, – диде Илдар Мәүлетбирдин.
Министр химия буенча 14 призлы урын (2 җиңүче һәм 12 призер) яулаган җыелма команданы һәм хокук буенча җыелма команданы аерым билгеләп үтте, алар республикага 11 диплом, шул исәптән ике абсолют җиңүче алып килде.
Быел җиңүчеләр һәм призерлар географиясе 14 муниципалитетны: Уфа, Стәрлетамак, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Сибай, шулай ук Мәләвез, Әлшәй, Яңавыл, Туймазы, Күгәрчен, Миякә, Уфа һәм Бәләбәй районнарын үз эченә ала.
Җыелма команданы әзерләү “Аврора. Взлет” мәгариф проекты кысаларында узды. Агымдагы елда олимпиада хәрәкәтендә катнашучылар санын сизелерлек арттыруга ирешелде: мәктәп этабында 308 мең бала катнашты – узган ел белән чагыштырганда, 90 меңгә күбрәк. Республика 1 миллионнан артык олимпиадада катнашучыны теркәп, катнашучылар саны буенча үз рекордын куйды.
Әйтергә кирәк, Башкортстан илнең интеллектуаль лидерлары арасында позицияләрен елдан-ел ныгыта. Безнең укучылар, төп технологик юнәлешләр буенча әзерлекнең югары дәрәҗәсен раслап, техник дисциплиналарда ышанычлы җиңү яулый.
Башкортстаннан бер төркем укучылар “Сириус” белем бирү үзәгендә узган химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар яулады.
– Минем күңелемдә – сәләтле укучыларыбызның уңышларыннан һәрвакыт канәгатьлек тойгысы. Алар өчен республикада киң ярдәм чаралары каралган. Бу Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар саны елдан-ел арта баруга китерә. “Сириус”тагы химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында дипломнар саны буенча Башкортстан ТОП-3 төбәккә керде, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышты. Химикларның бөтен командасына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Алга, яңа җиңүләргә, республика сезнең белән горурлана!” – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Сириус” мәгариф үзәгендә химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар алган республика командасы вәкилләрен һәм аларның остазларын бүләкләгәндә.
Бөтенрусия олимпиадасында призлы урын алучылар арасында Республика инженерлык лицей-интернатының 9нчы сыйныф укучысы Искәндәр Кималов та бар.
– Республика инженерлык лицей-интернатына 7нче сыйныфка укырга кердем. Химия дәресләрен кызыксынып укый идем, бик теләп олимпиадаларда катнашып килдем. 7нче сыйныфта укыганда химия буенча юниорларның республика олимпиадасында җиңүче булдым. 8нче сыйныфта белем алганда, 9нчы сыйныфлар белән бергә химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында катнашып, призер исеменә лаек булдым. Шул ук елны мәктәп укучыларының химия буенча Мәскәү, Казан, Петербург олимпиадаларында катнашып, җиңүгә ирештем. “Яшь талантлар” олимпиадасында призер булдым. 9нчы сыйныфта да бу фән буенча олимпиада нәтиҗәләре байтак булды. Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында – җиңүче, йомгаклау этабында – призер, шулай ук, химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенсебер олимпиадасында җиңү яуладым, – диде Искәндәр Кималов.
Ә бу уку елы башында үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре буенча җыелма команда төзелгән. Химия буенча Бөтенрусия олимпиадасына безнең республикадан 27 укучы юллана. Болар 9-11нче сыйныф укучылары, шулай ук алар арасында тугызынчы сыйныф программасы буенча биремнәр башкарган сигезенче сыйныф укучысы да була.
– Дәрәҗәле олимпиадага әзерләнү дә, анда катнашу да җиңел бирелмәгәндер? – дип кызыксынабыз Искәндәрдән.
– Чынлап та, әзерлек бик җитди барды. Уку елы башында көненә алтышар сәгать әзерләнсәм, соңгы айларда 9-10 сәгать булып китә иде. Атнасына бер генә көн ял эшлибез, анысы да гел эләкми. Ярышларның җитдилеген аңлыйм, шуңа да барлык көчемне биреп, зур теләк белән әзерләндем. Бу юлы да үз көчемә ышанып бардым һәм тырышлыгым юкка булмады. Әлбәттә, олимпиада биремнәре катлаулы булды, мин 155,75 балл җыйдым. Минем белән бик күп остазлар шөгыльләнде, һәркайсы нәрсәгәдер өйрәтте, моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Аеруча Республика инженерлык лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Ильяс Казыйхановның һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты Вадим Харисовның уңышларымда өлеше зур. Алар минем остазларым гына түгел, һәрвакыт ярдәмгә килүче якын дусларым да, – ди Искәндәр.
Шунысы мөһим, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары югары уку йортларына укырга кергәндә ташламалар һәм өстенлекләр алачак.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.