+17 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
6 Августа , 16:55
Вузара кампус резиденты магистратура ачты
Фәнни һәм инженерлык эшләнмәләрен базар продуктларына һәм колачлы бизнес-модельләргә әверелдерә белүче белгечләр әзерләнәчәк.
Вузара кампус резиденты магистратура ачты
«Технологик эшкуарлык һәм бизнесны инновацион үстерү» икеләтә дипломнар магистрлык программасын 2026 елның сентябреннән Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара кампусы резиденты — Уфа дәүләт нефть техник университеты башлап җибәрә. Максат ‑ фәнни һәм инженерлык эшләнмәләрен базар продуктларына һәм колачлы бизнес-модельләргә әверелдерә белүче белгечләр әзерләү.
Программа икеләтә диплом форматында гамәлгә ашырыла һәм, барыннан да элек, бизнес-компетенция алырга теләүче техник юнәлешләр студентларына исәпләнгән. Укыту чишелеш уйлап табарга гына түгел, аны дөрес төрергә һәм базарга чыгарырга да ярдәм итәчәк - бу нефть-газ, җитештерү һәм башка техник яктан катлаулы тармаклар өчен аеруча мөһим.
- Фәнни тармаклар һәм югары технологияле проектлар белән эшли белүче идарәчеләр безнең республикага гына түгел, ә бөтен Русия икътисадына да бик кирәк. Бу өлкәдә югары квалификацияле белгечләрдән башка технологик лидерлыкка ирешеп булмый. Бездә фән һәм технологияләр актив үсә, талантлы галимнәр эшли һәм, әлбәттә, инновацион идеяләрне базарда кирәкле продуктларга яки хезмәтләргә әверелдерә белүче кешеләр бик кирәк, - дип билгеләп үтте Башкортостанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Бу хакта
https://pravitelstvorb.ru/news/29337/
сайты хәбәр итә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"