Чираттагы партиягә республика бюджеты хисабына сатып алынган 10 заманча «Вектор NEXT» автобусы керде. Аларны Уфа шәһәрендәге, шулай ук Әбҗәлил, Зианчура, Ишембай, Илеш, Стәрлебаш, Уфа һәм Федоровка районнарындагы сигез мәктәп алды.
25 урынга исәпләнгән автобуслар балаларны йөртүгә кагылышлы барлык хәвефсезлек таләпләренә туры килә. Алар хәвефсезлек каешлары, тахографлар һәм спутник навигациясе белән җиһазландырылган.
— Безнең республикада уку елы алдыннан мәктәпләргә яңа автобуслар тапшыру күркәм традициягә әверелде. Быел без федераль акчалар хисабына сатып алынган тагын 59 автобус көтәбез. Русия Мәгариф министрлыгына һәм шәхсән министр Сергей Сергеевич Кравцовка мәктәп автопаркын яңарту даими баруы өчен рәхмәтле. Чөнки балалар уңайлы, заманча шартларда йөрергә тиеш, — диде Радий Хәбиров. — Автобус йөртүчеләргә зур рәхмәт. Сез бик зур, җаваплы хезмәт эшлисез, һәм без аны бик кадерлибез. Мәктәпкә юл яхшы һәм хәвефсез булсын!