+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Августа , 11:44

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!

Башкортстан Башлыгы Ишембайда федераль программа буенча яңартылган 19нчы мәктәптә булды.

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!
Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!

 

21 августта Ишембайга эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм статс-секретарь — Русия мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев 19нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Мәктәптә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында капиталь ремонт үткәрелде.

Төзүчеләр түбәне, фасадны, тәрәзәләрне, керү өлешен һәм эчке бүлмәләрне яңарткан. Җылыту, вентиляция һәм су белән тәэмин итү системалары да яңартылган. Электрүткәргечләр алыштырылган, янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе урнаштырылган, видеокүзәтү камералары куелган, тирә-як территория төзекләндерелгән.

Моннан тыш, мәктәп заманча укыту җиһазлары белән тәэмин ителгән. Матди-техник базаны модернизацияләүгә барлыгы 115,6 миллион сум юнәлдерелгән.

Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/glava-bashkortostana-posetil-obnovlyonnuyu-po-federalnoy-programme-shkolu--19-v-ishimbae-91100/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас