+5 °С
Ясно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
29 Августа , 15:50
Владимир Путин Уфада 88нче мәктәпнең яңа корпусын ачты
Бүген Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында илнең төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда яңа мәгариф объектларын ачуда катнашты. Уфада 1 225 урынга исәпләнгән 88нче мәктәпнең яңа корпусы ишекләрен ачты. Учреждениенең уку елына әзерлеге турында Президентка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәктәп директоры Ольга Ануфриева сөйләде.
Владимир Путин Уфада 88нче мәктәпнең яңа корпусын ачты
– Бүген без заманча мәктәп ачабыз. Безнең мәктәп 2024 елда сез шәхсән ачкан Көрәш сарае каршында урнашкан. Шундый сарай янында шундый искиткеч фән йорты үсеп чыгуы символик мәгънәгә ия, – диде Ольга Ануфриева. – Безнең мәктәп 1 225 урынга исәпләнгән. Инде бүген үк 65 сыйныф тупланган. Безнең республикада үзебезнең педагогик югары уку йорты булу, остазлык системасы төгәл төзелгән, һәр мәктәптә диярлек педагогик сыйныфлар тупланган булу безгә бик тә бәхет елмайды.
– Башкортстанда 1 сентябрьдә мәктәпләргә ярты миллионнан артык укучы барачак. Шуларның 41 меңе – беренче сыйныф укучылары. Һәм, әлбәттә, ата-аналар да, укытучылар да, укучылар да яңа, ремонтланган мәктәпләрдә укырга телиләр, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең ярдәмегез белән мәктәпләр төзибез. Уфада без генә шундый биш мәктәп төзибез. Бу мәктәп – тулы бер фабрика: 1200дән артык укучыга исәпләнгән, тулысынча җиһазландырылган, заманча. Бу бик зур эш күләме. Һәм бу чын XXI гасыр мәктәбе.
Владимир Владимирович, без мәктәпләрне модернизацияләү буенча Президент программасына рәхмәт белдерәбез һәм шатланабыз.
Уфадагы 88нче мәктәпнең яңа корпусы ачылуы турында язма белән түбәндәге сылтанма буенча укырга мөмкин:
https://glavarb.ru/ru/news/event/vladimir-putin-otkryl-novyy-korpus-shkoly--88-v-ufe-91610/
Фото: glavarb.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"