

Киңәшмәдә мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге, шул исәптән мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Андрей Назаров ассызыклаганча, мәктәпләрдә балаларны сыйфатлы тукландыру мәсьәләсе аерым контрольдә.
Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Василий Таболин яңа уку елына әзерлек турында тулырак мәгълүмат бирде.
— Агымдагы елның 2 сентябреннән республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә мониторингны яңартабыз. Ел ахырына кадәр якынча 284 тикшерү үткәрү планлаштырыла, — дип хәбәр итте Василий Таболин.
Ул шулай ук төбәкнең гомуми белем бирү оешмалары өчен җитештерү контролен оештыру программасы эшләнүен хәбәр итте. Проект "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе белән килештерелгән.
Василий Таболин үз чыгышында процессларны санлаштыру турында да сөйләде. Әйтик, Башкортстан социаль карталар регистры (БРСК) яңартылган шәхси кабинеты булган «Мәгариф+» платформасын эшләтеп җибәрде. Хәзер ата-аналар бер тәрәзәдә менюны, счет балансын һәм түләүләр тарихын күрә ала.
Системага ясалма интеллект технологияләре дә кертелгән. Алар баланың рационын анализлап, гаиләләргә киңәшләр бирә, ә операторларга баланслы меню төзергә ярдәм итә. Үз чыгышын йомгаклап, спикер шулай ук БРСК тарафыннан эшләнгән бердәм «Төбәк туклану мониторингы үзәге»нең эшли башлаячагын өстәде.
Тулырак: [leech=https://pravitelstvorb.ru/news/29518/]https://pravitelstvorb.ru/news/29518/[/leech]
Фото: pravitelstvorb.ru