+17 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
1 Сентября , 11:05
Андрей Назаров Белем көне белән котлады
Премьер-министр бүген Белорет шәһәренең 8нче мәктәбендә булды.
Андрей Назаров Белем көне белән котлады
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Белоретта Владислав Бочаров исемендәге 8нче мәктәптә Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты. Укучыларны һәм ата-аналарны тәбрикләү вакытында ул яңа уку елының һәрвакыт зур казанышлар һәм яхшы үзгәрешләр чорына әверелүен билгеләп үтте.
— Бүгенге көн ел буена ритм бирә. Бу яңа хыяллар туа, планнар төзелә, кызыксыну һәм җиңүгә омтылыш уты кабына торган вакыт. Алар тормышка ашсын өчен, бездә барлык шартлар да тудырылган, – дип өстәде Андрей Назаров.
Башкортстан Премьер-министры сөйләвенчә, бүген республикада Русиядә иң эре һәм иң яхшы мәгариф системаларының берсе төзелгән, ул җиһазландырылган мәктәпләр саны буенча Идел буе округында — беренче һәм илдә өченче урында тора. 2026 елда Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы төзелеше тәмамланачак. 2027 елда Республика математика лицей-интернаты үз ишекләрен ачачак.
— Бер үк вакытта мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез һәм яңартабыз. Ел башыннан 4 яңа мәктәп сафка бастырылды, шул исәптән Идел буе округында иң зурысы — Уфадагы “Кузнецов Затоны”ндагы мәгариф үзәге. Узган елда 35 мәктәп бинасы ремонтланды. Быел 42 объектта эш алып барабыз. Киләсе елга планнарда — 18 мәктәп һәм 8 балалар бакчасы, — диде Андрей Назаров.
Тулырак укыгыз:
https://pravitelstvorb.ru/news/29530/
.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"