+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября , 05:10

Белем үрләренә кыю атлагыз!

Быел республикада 502 мең укучы мәктәп парталары артына утырды, аларның 41 меңе беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлады.

Белем үрләренә кыю атлагыз!Белем үрләренә кыю атлагыз!
Белем үрләренә кыю атлагыз!
Бүген — Белем көне! Укучылар һәм студентлар өчен яңа уку елы башланды. Быел республикада 502 мең укучы мәктәпкә укырга керде, аларның 41 меңе беренче тапкыр парта артына утырды. 119 мең кыз һәм егет колледж студенты булды.

Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа уку елында төбәктә 4 яңа мәктәп эшли башлады. Алар арасында Уфаның «Кузнецов затоны» бистәсендә урнашкан 164нче белем бирү үзәге дә бар. Бу — Идел буе федераль округындагы иң зур мәктәпләрнең берсе. Моннан тыш, уку елы ахырына кадәр республикада тагын 4 мәктәп файдалануга тапшырылачак.

Узган елда 35 мәктәп бинасы ремонтланды. Быел 42 объектта эш алып барыла. Шулай ук 6 балалар бакчасы һәм 6 колледж бинасы ремонтланды.

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Яңа уку елы ачышларга, иҗади уңышларга һәм җиңүләргә бай булсын! Белем үрләренә ныклы һәм кыю адымнар белән атлагыз. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы һәм максатларыгызга ирешүегезне телибез!
 
Фото: Башинформ.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас