+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября , 04:30

“Бу – тулы бер фабрика, чын XXI гасыр мәктәбе!”

Уфада ил һәм республика җитәкчелеге катнашлыгында 1225 укучыга исәпләнгән заманча мәгариф учреждениесе үз ишекләрен ачты.

“Бу – тулы бер фабрика, чын XXI гасыр мәктәбе!”“Бу – тулы бер фабрика, чын XXI гасыр мәктәбе!”
“Бу – тулы бер фабрика, чын XXI гасыр мәктәбе!”
Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында ил төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда яңа мәгариф объектларын ачуда катнашты. Уфада 1225 урынга исәпләнгән 88нче мәктәпнең яңа корпусы ишекләрен ачты. Учреждениенең уку елына әзерлеге турында Президентка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәктәп директоры Ольга Ануфриева сөйләде.

– Бүген зур канәгатьлек белән заманча мәктәп ачабыз. Ул 2024 елда Cез шәхсән ачкан Көрәш сарае каршында урнашкан. Шундый сарай янында шундый искиткеч белем учагы үсеп чыгуы символик мәгънәгә ия, – диде Ольга Ануфриева. – Безнең мәктәп 1225 урынга исәпләнгән. Инде бүген үк 65 сыйныф тупланган. Республикабызның педагогик югары уку йорты булу, остазлык системасы төгәл төзелүе, һәр мәктәптә диярлек педагогик сыйныфлар туплануы безгә бик уңай булды.
 
– Башкортстанда 1 сентябрьдә мәктәпләргә ярты миллионнан артык укучы барачак. Шуларның 41 меңе – беренче сыйныф укучылары. Һәм, әлбәттә, ата-аналар да, укытучылар да, укучылар да укыту яңа, ремонтланган мәктәпләрдә алып барылуын тели, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең ярдәмегез белән мәктәпләр төзибез. Уфада гына шундый биш мәктәп төзибез. Бу мәктәп – тулы бер фабрика: 1200дән артык укучыга исәпләнгән, тулысынча җиһазландырылган, заманча. Бу – бик зур эш күләме. Бу – чын XXI гасыр мәктәбе.
 
 
Владимир Владимирович, без мәктәпләрне яңарту буенча Президент программасы өчен рәхмәтле. Һәм бу зур нәтиҗә бирә – олимпиада хәрәкәтендә иң яхшы 5 төбәк исемлегенә кердек, ел саен Бердәм дәүләт имтиханында йөз, ике йөз балл җыючылар саны арта.
 
Уфаның Глумилино микрорайонындагы 88нче мәктәпнең яңа корпусы “ПроШкола” җәмгыяте (ВЭБ.РФ корпорациясенә карый) белән концессион килешү нигезендә “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан субсидияләр бүленеп төзелде.
 
Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында биредә агротехник, кадет, мәгълүмати-технологик юнәлештәге сыйныфлар, шулай ук креатив индустрияләр сыйныфы ачылган. Урта гомуми белем дәрәҗәсендә шулай ук табигый-фәнни профильле сыйныфлар булачак, ә Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе белән берлектә гуманитар юнәлештәге сыйныф эшли башлаячак.
 
Түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыльләнү өчен заманча студияләр һәм лабораторияләр – 3D-модельләштерү һәм прототиплаштыру, лазер белән кисү һәм гравировка ясау, проект-тикшеренү эшчәнлеге, медик-биологик тикшеренүләр кабинеты, театр, фото- һәм киностудия, тавыш яздыру студиясе, музей-туган якны өйрәнү комплексы һәм башкалар каралган.
 
Мәктәпне ачу тантанасы алдыннан Башкортстан Башлыгы яңа белем бирү учреждениесен карады – уку сыйныфларында, робот техникасы кабинетында, медицина блогында, ашханәдә, тамашачылар залында, спорт үзәгендә булды.
Радий Хәбиров керү пунктын, сак постын карады һәм мәктәп укучыларының һәм педагогик коллективның хәвефсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирү зарурлыгын ассызыклады.
 
Башкортстан Башлыгы ашханәне караганда укучылар мөстәкыйль рәвештә камыр ризыклары һәм азык-төлек сатып алсын өчен буфет булдырырга тәкъдим итте.
Шулай ук төбәк җитәкчесе тамашачылар залының чаралар оештыру мөмкинлекләрен билгеләде һәм биредә мәгариф буенча киләсе август киңәшмәсен уздыру мөмкинлеген карарга кушты.
 
Яңа мәктәпкә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетын, республиканың башка югары уку йортларын һәм колледжларын тәмамлаган 29 яшь педагог эшкә килгән. Башкортстан Башлыгы алар белән аралашты һәм уңышлар теләде.
Очрашуда мәктәп инфраструктурасын үстерү, хәвефсезлекне тәэмин итү, үсмерләргә һәм укытучыларга карата буллингка каршы көрәш, педагогларга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 
Радий Хәбиров яшь укытучыларга заманча һәм уңайлы мәктәптә эшләү бәхете елмаюын ассызыклады.
 
– Күптән түгел ил Президенты Владимир Путин “Укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында” указга кул куйды. Әлеге документны дәвам итеп, республикада да педагог һөнәренең абруен күтәрү турында указ әзерләдек. Аны тормышка ашыру бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Укы­тучының абруен алга таба да күтәрәчәкбез. Бу указда квалификацияне күтәрү пункты бар. Беркайчан да бер урында тукталмагыз, сезгә белемегезне даими камилләштерергә кирәк. Шул исәптән электрон белем бирү ресурслары ярдәмендә.

Зөлфия Гайсина,
Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча
совет рәисе:


— Соңгы елларда республикада мәгариф системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Без моны мәктәпләр төзелешендә дә, укучыларның төрле яклап сәләтен ачуда да, укытучыларга ярдәм күрсәтүдә дә күрәбез. Әле узган атнада гына укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән республика Башлыгы Указы чыкты. Документта төбәктәге педагогларга ярдәм чаралары язылган. Республикада яңа дәүләт бүләге – “Педагогик эшчәнлек өчен” медале булдырыла. “Авыл укытучысы” башлангычы, мәсәлән, бик күп мәктәпләргә яңача сулыш өрде. Гомумән, мондый башлангычлар бездә бик күп.
 
Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, яңа корпус 1225 укучыга исәпләнгән. Гомумән, мондый заманча мәктәпләр саны бездә елдан-ел арта. Чыннан да, Радий Хәбиров киләчәк буын турында аталарча хәстәрлек күрә, дип әйтсәм дә арттыру булмас. Аны бу башлангычында ил Президенты да хуп­лый. Без моны даими күреп торабыз. Чыннан да, иң яхшысы балаларга булырга тиеш!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас