+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября , 11:30

Экспертлар Башкортстанда укытучыларга системалы ярдәм күрсәтүне бәяләде

Экспертлар Башкортстанда укытучыларга системалы ярдәм күрсәтүне бәяләдеЭкспертлар Башкортстанда укытучыларга системалы ярдәм күрсәтүне бәяләде
Экспертлар Башкортстанда укытучыларга системалы ярдәм күрсәтүне бәяләде
Сәясәт белгече Алексей Мухин һәм «Минченко регионы» Telegram-каналы аналитиклары Уфада Владимир Путин һәм Радий Хәбиров катнашлыгында яңа мәктәп ачылуын, шулай ук күптән түгел республика Башлыгы тарафыннан имзаланган педагогик эшчәнлекнең абруен күтәрү турындагы указны шәрехләделәр.

Экспертлар фикеренчә, Уфаның Глумилино бистәсендә мәктәп ачу тантанасы чираттагы тапкыр Башкортстанның федераль социаль һәм мәгариф көн тәртибендә югары урынын күрсәтте. Вакыйганың әһәмияте чираттагы социаль объектны эшләтеп җибәрү белән генә чикләнми — Президент янә республиканың эре проектына шәхсән үзе кушылды, димәк, төбәкнең мәгариф инфраструктурасы аның игътибарында кала. Аналитиклар моны мөһим сәяси сигнал һәм төбәк командасының федераль үзәк белән төзелгән диалогы сизелерлек нәтиҗәләр бирүен раслау дип атый.

«Минченко регионы " билгеләп үткәнчә, мәктәпне ачу Башкортстанда Президент катнашлыгында эшли башлаган масштаблы объектлар сериясен дәвам итә: 2024 елның февралендә Владимир Путин вузара кампусның беренче чиратын һәм Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачты, 2025 елның июнендә кардиоүзәкнең яңа хирургия корпусы эшли башлады, шул ук елның июлендә «Восток»М-12 трассасы буенча хәрәкәткә старт бирде. Мәгариф, фән, медицина һәм транспорттагы проектлар даими рәвештә федераль көн тәртибенең бер өлешенә әверелә һәм иң югары дәрәҗәдә ярдәм ала, бу Радий Хәбиров өчен идарә тотрыклылыгы күрсәткече булып хезмәт итә.
Экспертлар педагогик эшчәнлекнең абруен күтәрү турындагы указга аерым тукталдылар. Алексей Мухин ассызыклаганча, сүз укытучыларга ярдәм итүнең тулы бер системасын формалаштыру турында бара, аны төбәк хакимиятләре даими алып бара. Соңгы ярты елда Башкортстанда мәктәптәге хәвефсезлеккә карата таләпләрне катгыйландырдылар, авыр үсмерләр белән психологик һәм профилактик эшне көчәйттеләр, ә сыйныф җитәкчеләренә ай саен 30 мең сум өстәмә түләү керттеләр.

Башлангычларның яңа блогына «Педагогик эшчәнлек өчен» дәүләт медален гамәлгә кую, яшь укытучыларга ким дигәндә бер елга остазларны беркетү, укытучыларның электрон белем бирү ресурсларына һәм музейларга бушлай керүе, шулай ук аларның балаларын балалар бакчаларына урнаштыруда өстенлек бирү керә. Барлык карарларның да 2030 елга кадәр педагогларга ярдәм итүнең озак сроклы юл картасына кертелүе принципиаль мөһим, дип ассызыклады Алексей Мухин.

Системалы эшнең нәтиҗәсе күренә дә инде: Башкортстан олимпиада эшчәнлеге буенча иң яхшы төбәкләр бишлегенә керде, ә һәр шундый казаныш артында көчле укытучы тора. Экспертлар йомгаклаганча, педагог статусын күтәрү, хәвефсезлек һәм аның хезмәтенә хөрмәт — бу дистә еллар алдан башкарыла торган эш, ул республикада эзлекле рәвештә һәм федераль ярдәм белән алып барыла.

Тулырак укыгыз: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-08-31/eksperty-otsenili-sistemnuyu-podderzhku-uchiteley-v-bashkirii-4797828

Фото:пресс-служба Главы Башкортостана

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас